🌿 Һәркем табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга тиеш!
Көзге изгелек атнасы кысаларында Олы Әтнә урта мәктәбендә "Агач утырт" акциясе узды.
Чарада 8В сыйныфы укучылары катнашты. Алар "Ашыт" комплекслы табигать тыюлыгы белгечләре җитәкчелегендә нарат үсентеләре утырттылар. Утырту алдыннан балалар өчен кыскача инструктаж үткәрелде: үсентеләр утырту кагыйдәләре, наратларның үзенчәлекләре һәм яшь агачларны карауның мөһимлеге турында сөйләнелде.
Акция экологик культураны формалаштыруга, командада эшләү күнекмәләрен һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәтне үстерүгә ярдәм итә.
Утыртылган үсентеләр үсеп, әйләнә-тирә мохитне һаваның пычрануыннан саклаучы искиткеч агачларга әверелерләр дип өметләнәбез.
Укучылар тыюлык хезмәткәрләре, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары һәм «Яшь Гвардия» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә территорияне чүп-чардан арындырдылар. Берничә сәгать эшләү дәверендә алар аны пыяладан, пластиктан һәм башка көнкүреш калдыкларыннан чистарта алганнар.
Без барыгызны да табигатькә сакчыл карарга, җиһазландырылмаган урыннарда чүп-чарны калдырмаска һәм безнең кабатланмас табигать мохитен сакларга чакырабыз.