MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Балтасинская ЦРБ

15 Sep, 14:28

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
Сөенечле һәм зур вакыйга! Безнең бердәм, тату коллективыбызның тугыз хезмәткәре «Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына» кертелде.

Бу югары бүләк — аларның республика сәламәтлек саклау системасын үстерүгә, социаль һәм мәдәни тормышны яхшыртуга керткән саллы өлешен тану. Ә иң мөһиме — бу көн саен кешеләр гомере һәм сәламәтлеге сагында торган фидакарь, намуслы хезмәтнең чын бәяләнүе.

Чын күңелдән котлыйбыз:
- Йосыпов Альфир Рифхәт улы;
- Зарипов Наил Камил улы;
- Гарифуллина Резеда Рәхимулла кызы;
- Валиева Римма Сагделислам кызы;
- Шакирова Гөлсем Вазыйх кызы;
- Игнатьева Гөлнур Альнур кызы;
- Әүхадиева Фания Гобәйдулла кызы.

Аларга да тантаналы шартларда Мактау тактасы таныклыклары тапшырылды.

Хөрмәтле коллегаларыбыз! Һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә тугрылык һәм сайлаган юлыгызга битараф булмавыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый югары нәтиҗәләргә бары тик бердәм команда булып кына ирешеп була. Алга таба да шулай бергәләшеп эшләргә язсын!

230 5
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat