Җылы очрашу
Бер күрешү - үзе бер гомер, ди,
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте барыгызга
Җыелышып монда килергә.
Таныш сукмак, таныш урамнардан
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә
Яшьлегенә кайта аз гына.
Күпме тапкыр үтелгән бу сукмактан
Әле генә кебек, кичә генә.
Гомер үткән: кемгә 60, 70, 80,
Йөрәк кенә һаман унсигездә.
Таныш йөзләр, якын хезмәттәшләр
Бәйрәм табынына бүген килгән.
Хатирәләр бик күп, сөйләр сүзләр.
Истәлекләр, үзең генә белгән.
Өлкән буын ихтирамга лаек,
Безгә - маяк , тормыш юлыбызда.
Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр
Без телибез бүген барыгызга.
Бала, оныкларга кирәк булып
Кадер, хөрмәт кенә бары тоеп.
Яшәгезче әле, картаймагыз,
Яшь бара бит, диеп, уфтанмагыз.
Сез булганда, әле без -бәхетле,
Нур бөркелә сезнең йөзегездән!
Очрашулар тагы насыйп булсын,
Аерыласы килми үзегездән!
Октябрь ае башлануга, Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла. Котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар аша хөрмәтләү ункөнлеге ...
Мәктәбебездә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне өйләренә барып котлау, аларны мәктәпкә чәй табыны артына чакыру инде матур традициягә әйләнде.
Быел да 1 октябрь көнне һәр ветеранның өенә кул җылысын салып эшләгән котлау открыткалары илттек. Ә бүген аларны мәктәпкә дәштек. Матур, җылы чара оештырып, өлкәннәргә аралашу өчен мөмкинлек тудырылды.
Мәктәп залына ветеран укытучылар, озак еллар хезмәт куйган педагоглар, техник хезмәткәрләр, тәрбиячеләр, уллары махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең әниләре җыелды. Укучылар сәхнәдән шигырь юллары, мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүче балалар матур җыр аша изге теләкләрен җиткерделәр. "Сәхнә теле" түгәрәгенә йөрүче укучылар спектакльдән өзек куйдылар. Эчтәлекле чыгышларны караганнан соң, хәтирәләрне яңарту чәй табыны артында дәвам итте.
Кунаклар үткәннәрне бергәләп искә алып, хәтергә төшерделәр. Һәр чыгыш уникаль. Ветеран укытучыларның чыгышында үзләренең эшләрен, укучыларын яратулары, әле булса да ул елларны сагынулары, юксынулары ярылып ята иде.
Сөйләшер сүзләр күп җыелган. Бер-берсен күрү үк алар өчен зур шатлык. Күңелләре тулганчы бер-берсе белән сөйләште алар.
Өлкәннәр әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бәйрәмнән бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирләр белән таралыштылар.
Алар укучыларга тырышып укырга, ә укытучыларга армый-талмый, барлык авырлыкларны җиңеп гел алга барырга, яңа үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләкләрен белдерделәр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!
Теплая встреча с ветеранами-педагогами в рамках декады пожилых
Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
#Росдетцентр #НавигаторыДетства
#НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ