Хөрмәтле әниләр! Сезне иң якты, күңел җылысы белән тулы күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм!
Әни - һәрберебезнең тормышындагы иң газиз, кадерле һәм алыштыргысыз кеше. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләрнең җылы карашы һәм чиксез мәхәббәте безгә көч-куәт бирә, тормыш сынауларын җиңәргә һәм яңа үрләр яуларга ярдәм итә.
Бу матур бәйрәм көнендә сезгә булган тирән хөрмәтебезне һәм чиксез яратуыбызны белдерәбез. Йөзләрегездән һәрвакыт нурлы елмаю, күңелләрегездән шатлык-куаныч китмәсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы һәм гаилә бәрәкәте телим. Һәрчак балаларыгызның һәм якыннарыгызның игелеген, кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын!
Дорогие и любимые мамы! От всего сердца поздравляю вас с прекрасным праздником — Днём матери!
Мама — самый родной и незаменимый человек для каждого из нас. Сколько бы лет нам ни было, ваша любовь дарит нам силы и помогает достигать успехов. Желаю вам крепкого здоровья, душевного тепла, семейного благополучия и долгих лет жизни. Пусть ваши глаза всегда сияют от счастья, а дети и близкие окружают вас заботой и уважением!