Тәрбиячеләр — балаларга чиксез игелек һәм наз бүләк итүчеләр. Балалар тормышында тәрбияченең роле гади генә түгел, ул зур сабырлык һәм киң күңеллелек таләп итә торган җаваплы хезмәт.
Бүген районыбыздагы «Киләчәк» яшьләр үзәгендә 27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Бу көнне без үз хезмәттәшләребезнең уңышларына аеруча сөендек. Әлеге бәйрәмдә безнең балалар бакчасында 23 ел буе үзенең йөрәк җылысын балаларга бүләк иткән, һәр балага үз баласыдай караган Зиннатуллина Зөлфия Рәис кызына лаеклы бүләк — күкрәк тамгасы тапшырылды.
Зөлфия Рәис кызының бу бүләге — аның күпьеллык тырыш хезмәтенең, һөнәренә булган чиксез мәхәббәтенең нәтиҗәсе. Ул — үз эшен чын күңелдән яратып башкаручы, һәрвакыт яңалыкка омтылучы педагог. Без аның белән горурланабыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез. Мондый остазлар булганда, киләчәгебезнең ышанычлы кулларда икәненә тагын бер кат инанасың.