Теләчедә «Милләтләр кроссы – 2026» узды: кечкенә спортчылар да сафта
Татарстанда традициягә әйләнгән «Татарстан кроссы – 2026» һәм «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Теләче районында да зур спорт бәйрәме үтте. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм халыкны массакүләм спортка җәлеп итү максатыннан оештырылды.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин катнашты. Алар үз чыгышларында спортның кеше тормышындагы әһәмиятен ассызыкладылар.
Йөгерүдә төрле яшьтәге кешеләр белән беррәттән, иң кечкенәләр дә активлык күрсәтте. Аерым алганда, безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Фәләхиев Зөбәер дә дистанцияне уңышлы үтеп, үзенең спортка булган сәләтен раслады.
Мондый чаралар яшь буында физик культурага карата кызыксыну уятуда зур роль уйный. Зөбәерне һәм барлык катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!