Тюлячинский муниципальный район


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Бүген район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм бертөркем мөгаллимнәр башкалабыз Казанда, Укытучылар көне уңаеннан узучы, бәйрәм чарасында катнашты.

Әлеге чарада Олы Мишә урта мәктәбенең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Хуҗина Гулфая Шәрифулла кызына, күпъеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге зур бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.
Котлыйбыз!


Репост из: ИЦ Тюлячинформ
Кичә районда “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнгән сәнгать фестивале - бәйгесе старт алды.

Ул быелның  1 сентябрендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  тарафыннан игълан ителгән 106  номерлы карар нигезендәТеләче районының яңадын торгызылуына 35 ел тулуга багышлап үткәрелә. Аның беренчеләрдән булып, Олы Мишә авыл җирлегендә яшәүче үзешчәннәр башлап җибәрде.
Тулырак: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/festival-baige-start-aldy


Репост из: ИЦ Тюлячинформ
Ике парта, бер язмыш...

Укытучы — тормышыбызда иң мөһим кешеләрнең берсе. Ул безгә белем бирә, дөрес юл күрсәтә, күңел җылысын өләшә. Һәрбер укытучы — ул үзе бер дөнья, үзе бер хикмәт. Мин моны күпләрдән яхшырак беләм, чөнки әти-әнием мин белем һәм тәрбия ала торган районыбызның Олы Нырсы урта мәктәбендә укытучы булып эшлиләр. Дәресләр тәмамланып, мәктәп коридорлары бушап калгач алар минем өчен бары тик әти белән әни булып калалар.
Тулырак: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/ike-parta-ber-iazmys


Репост из: Айрат Фатхуллин
Дорогие учителя, преподаватели и ветераны педагогического труда!
От всей души поздравляю вас с вашим профессиональным праздником — Днем учителя!
Образование — это фундамент, на котором строится будущее нашего района и всей страны. Труд педагога — это не просто работа, а настоящее призвание и высокое служение. Настоящий учитель сочетает в себе мудрость, душевную щедрость и искреннюю любовь к детям. Благодаря вашему профессионализму, силе и терпению, подрастающее поколение не только обретает багаж знаний, но и учится главным жизненным ценностям: дружбе, любви, честности и уважению к старшим.
Мы искренне гордимся педагогическим сообществом нашего района, вашими достижениями и успехами ваших учеников. Спасибо вам за верность долгу и душевное тепло, которое вы каждый день дарите детям.
Желаю вам крепкого здоровья, неиссякаемой энергии, семейного благополучия, счастья и новых трудовых свершений!


Хөрмәтле укытучылар, педагоглар һәм мәгариф өлкәсе ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Мәгариф системасы җәмгыятьнең, һәр төбәкнең киләчәген билгели торган иң мөһим өлкә. Сез балаларыбызга тирән белем бирү белән бергә, аларның күңелендә туган җиргә мәхәббәт, игелеклелек, дуслык һәм җаваплылык сыйфатлары тәрбиялисез. Нәкъ менә сезнең тырышлык нәтиҗәсендә яшь буын тормышка ныклы адымнар белән аяк баса.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм иҗади уңышлар юлдаш булсын!


ГАУЗ "Тюлячинская ЦРБ" приглашает на вакцинацию против гриппа!

Уважаемые жители района! Чтобы защитить себя и своих близких от опасных инфекций, поспешите сделать прививку от гриппа. Это — самый надежный способ предотвратить болезнь в осенне-зимний период.

Время: В рабочие дни с 8:00 до 16:00.
Куда обращаться: К своему участковому терапевту или к фельдшеру ФАП (фельдшерско-акушерского пункта) в селах.

Ваше здоровье — в ваших руках! Берегите себя и своих близких! 🙏

Теләче үзәк хастаханәсе гриппка каршы вакцинациягә чакыра!
Хөрмәтле райондашлар! Үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч инфекцияләрдән саклау өчен, гриппка каршы прививка ясатырга ашыгыгыз. Бу — көзге-кышкы чорда чирне булдырмый калуның иң ышанычлы ысулы.

Вакыты: Эш көннәрендә иртәнге сәгать 8:00дән 16:00гә кадәр.
Кая мөрәҗәгать итәргә: Үзегезнең участок терапевтына яисә авыллардагы ФАП (фельдшер-акушерлык пункты) фельдшерына.

Сәламәтлегегез — үз кулыгызда! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! 🙏

#ТюлячинскаяЦРБ #Сәламәтлек #Вакцинация


Репост из: ИЦ Тюлячинформ
Бүген "Киләчәк" яшьләр үзәгендә, Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Миннебаев Раушан Гиниятулла улы  призына, Бильярд буенча турнир узды.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
🥇урын - Сабирҗан Хәкимов
🥈урын - Васил Исмагилов
🥉 урын - Каниф Сафин

Җиңүчеләрне котлыйбыз 👏👏👏


Репост из: Айрат Фатхуллин
Казанда көзге ярминкәләр дәвам итә. Бүген дә Теләче районыннан килгән хуҗалыклар, фермерлар һәм авыл җирлекләре үзләре җитештергән продукция белән сату итә. Башкала халкы һәм кунаклары ит һәм кош ите, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, яшелчә, он, шикәр, кондитер әйберләре һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала ала.
Ярминкәнең барышы белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаровта танышты һәм уңай бәя бирде.
Хуҗалыкларга, ярминкәгә йөрүчеләргә, сатучыларга транспорт чыгымнарын каплау өчен субсидияләр бирелә. Ярдәмнәре өчен авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт.




Репост из: Айрат Фатхуллин
Сегодня наш район с рабочим визитом посетили Анатолий Николаевич Михайлов-учредитель общественной организации «Якутяне в Республике Татарстан» и АНО «Маленькая Якутия» и Оксана Борисовна Раевская - генеральный директор консалтинговой компании в сфере гостеприимства «Консалт.Отель.Менеджмент».
В ходе визита гости подробно ознакомились с социально-экономическим потенциалом Тюлячинского района, его культурным наследием, а также осмотрели ключевые инфраструктурные объекты. Особое внимание в рамках встречи было уделено оценке туристической привлекательности региона и поиску новых точек роста для локальной индустрии гостеприимства.
По итогам поездки стороны обсудили возможности дальнейшего взаимодействия и реализации совместных проектов.


Репост из: Айрат Фатхуллин
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Якташыбыз, Татарстан Республикасының татар-башкорт милли көрәше федерациясе рәисе, районыбызны оештыручы, "Теләче районының шәрәфле гражданины"Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин ярдәме белән Казаклар авылы җыры туды. Аның сүзләрен Айдар Минһаҗев, көен Альфред Якшимбетов язган. Җырны Валерий Шрыков җырлый. Сездә тыңлап карагыз әле.


Репост из: Айрат Фатхуллин
Почетному гражданину нашего района, ветерану ВОВ Алексею Ивановичу Писареву из села Большие Нырси вручили именное свидетельство о внесении на Электронную доску почета Республики Татарстан.
Такие люди — гордость Татарстана, и признание его заслуг на республиканском уровне является важным примером для подражания и сохранения исторической памяти. Поздравляем Алексея Ивановича с этим почетным событием и желаем ему крепкого здоровья!



Репост из: Айрат Фатхуллин
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Якташыбыз, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасының татар-башкорт милли көрәше федерациясе рәисе, районыбызны оештыручы, "Теләче районының шәрәфле гражданины"Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин ярдәме белән Казаклар авылы җыры туды. Аның сүзләрен Айдар Минһаҗев, көен Альфред Якшимбетов язган. Җырны Валерий Шрыков җырлый. Сездә тыңлап карагыз әле.


Бүген, район Советының кече утырышлар залында, Теләче районына 35 ел тулу уңаеннан чираттагы очрашу узды.


Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 101 яшен ваклаган Раисә апа Исмәгыйлованы тәбрик иттеләр. Аңа җылы теләкләр җиткерделәр, күчтәнәч тулы пакетлар тапшырдылар. Рйоныбызның иң өлкән кешесе 100 яшьлек Рәйсә Хабибулла кызы үз нигезендә балаларының кадер - хөрмәтен тоеп гомер итә.


Репост из: ИЦ Тюлячинформ
Район тормышы белән кызыксынып яшиләр

1 октябрьдән илебездә Өлкәннәр ункөнлеге старт алды. Әлеге уңайдан, 1 октябрь көнне, муиниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин белән берлектә, элек авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкләгән Мансур Хөсәен улы Хөсәенов (озак еллар “Родина” колхозын җитәкләде, хәзер “Алан” акционерлык җәмгыяте дип йөртелә), Мансур Минзарип улы Газизовларның (шулай ук озак еллар Ильич исемендәге колхозда хезмәт куйды) өйләренә барып, күңелле очрашу үткәрделәр.
Алар өлкәннәребезне 1 октябрь - Өлкәннәр көне белән белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдылар. Мисал өчен, Алан авылында узган очрашу Мансур аганың балалары, якыннары янәшәсендә узды.Тәбрикләү чарасында “Алан” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алмаз Фәсхетдинов белән Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтуллин да катнашты һәм хезмәт ветераны Мансур агага бүләкләр тапшырып, бәйрәм котлауларын җиткерделәр. 92 яшьтә булуына карамстан,  Мансур Хөсәен улы яшьләргә биргесез, күпләребезне сокландырып, калын төпләмәле сканвордлар чишә.
Теләчедә исә Мансур Минзарип улы район җитәкчеләрен хәләл җефете Раиса Дмитриевна белән бергә каршы алды. Шунысы сөенечле, ике ветеран да сафта. Җанлы әңгәмәләр барышыннан күренгәнчә, ике ветеран да район тормышы белән нык кызыксыналар: уңышларыбыз өчен сөенәләр, чигенешләрне күрсәләр, борчылалар, төпле киңәшләре белән ярдәмгә ашыгалар. Очрашу барышында да алар Айрат Гилван улын район мәнгфәгатьләрен кайгырткан сораулар белән күмделәр, эшлекле тәкъдимнәр белән чыктылар.
Фәнил Гаязов.


Алтын көзге чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне олылыйбыз. Шул уңайдан "Киләчәк" яшьләр үзәгендә бәйрәм чарасы узды.


Олы Мишә авыл җирлегендә дә өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләделәр.


Репост из: Айрат Фатхуллин
Главное богатство Тюлячинского района — наши люди!
Сегодня поздравили с Международным днем пожилых людей почетного гражданина нашего района, ветерана ВОВ Алексея Ивановича Писарева из села Большие Нырси и ветерана ВОВ Петра Павловича Никитина из села Абди.
Этот праздник — еще один прекрасный повод сказать самые главные слова. Дорогие наши ветераны, старшее поколение! Мы бесконечно благодарны вам за мирное небо над головой, за возможность жить, растить детей и радоваться каждой минуте. Ваша жизнь — это пример истинного мужества, стойкости и любви к Родине.
Желаю Алексею Ивановичу и Петру Павловичу, и всем нашим дорогим ветеранам крепкого здоровья, душевного тепла, заботы близких и долгих лет жизни! Низкий вам поклон!


Өлкәннәр көне уңаеннан районыбыз авылларында бәйрәм чаралары гөрли. Баландыш җирлегендә дә мул табын артында өлкәннәрне зурладылар. Алар хөрмәтенә концерт куйдылар.



Показано 20 последних публикаций.