MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
"Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова"+ филиал-«Детский сад»

1 Oct, 18:56

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
Буген авылыбыз китапханәсендә «Укытучы — бөек исем» дип исемләнгән чара узды. Бу очрашуда 4, 5, 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чара, китап укуга мәхәббәт уятуга гына түгел, ә киләчәк һөнәрне сайларга ярдәм итүгә — мәктәптә профориентация эшенә багышланган иде.

Кунакка чакырылган ветеран-укытучыларыбыз, бүгенге көндә белем бирү йөген тартучы мөгаллимәләребез үзләренең эше турында яратып, канатланып сөйләделәр. Алар укучыларга укытучы һөнәренең никадәр җаваплы, сабырлык һәм зирәклек таләп итүен, әмма шул ук вакытта никадәр кадерле һәм кирәкле булуын аңлаттылар.

«Китап — белем чишмәсе» дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгән. Укытучы — шул чишмәдән су эчәргә өйрәтүче остаз. Ул баланың күңеленә белем орлыклары гына түгел, ә яхшылык, игелек, туган җиргә мәхәббәт хисләре сала. Очрашуда укучылар моны аеруча ачык аңладылар. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр: «Бүгенге укытучы нинди булырга тиеш?», «Һөнәрнең авыр яклары нидә?», «Мәктәптән соң кайда белем алырга мөмкин?».

Бу чара яшьләребезгә һөнәрләр дөньясы буенча сәяхәтнең бер тукталышы булды. Кем белә, бәлки нәкъ менә бүгенге очрашудан соң авылыбызның киләчәктәге иң яхшы укытучылары үсеп чыгар. Чөнки иң мөһиме — үз эшеңне яратып башкару.

#УкытучыБөекИсем #СельскаяБиблиотека #Профориентация #Школа #Татарстан #Просвещение


Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

97 6
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat