Латыйпова Алсу Гали кызы - «Туган (татар) тел һәм туган (татар) тел әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм татар теле буенча Халыкара олимпиада призерларын, җиңүчеләрен әзерләгән өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт яисә муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын акчалата бүләкләү” конкурсы җиңүчесе. 2025- 2026 нчы уку елында Алсу Галиевна татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм халыкара олимпиадаларда 6 призёр әзерләде. Уңышларыгыз белән котлыйбыз һәм горурланабыз!
https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2564626.htm