Бүгенге көн Эзмә урта мәктәбенең агротехнологик сыйныф укучылары өчен аеруча истәлекле булды. Бөтенроссия профориентация атналыгы кысаларында 7А һәм 7Б сыйныфлары «Игенче» җәмгыятенә экскурсиягә бардылар, авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән якыннанрак таныштылар.
Укучылар сыерлар һәм бозаулар асрала торган торакларда булдылар. Алар терлекләрне тоту шартлары, аларны ашату тәртибе белән таныштылар. Мондагы чисталык һәм тәртип барысын да сокландырды.
Савым залында кызлар һәм малайлар заманча савым аппаратларының ничек эшләвен күрделәр. Сыерның ничек итеп тәмле һәм файдалы сөт бирүен, ул сөтнең ничек итеп чистартылып, махсус савытларга җыелуын күзәттеләр.
Машина паркы иң кызыклы пунктларның берсе булды. Укучылар куәтле тракторларны, комбайннарны һәм башка төрле авыл хуҗалыгы техникасын якыннан күрделәр. Аларның кайберләренә хәтта утырып карау бәхете дә тиде!
Мондый мөмкинлек тудырганнары, яшь буында авыл хуҗалыгы һөнәрләренә хөрмәт һәм кызыксыну уятканнары өчен, «Игенче» җәмгыяте җитәкчелегенә һәм аерым алганда, безне җылы каршы алып, барсын да күрсәтеп-аңлатып, озатып йөргән хезмәткәрләр Рахимуллина Зөлфирә Хаҗип кызына, Галимова Гүзәл Рәшит кызына, Әскәров Ильяс Энгельс улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезнең ярдәмегез белән укучыларыбыз бүген үзләре өчен яңа дөнья ачтылар! Мондый файдалы очрашулар тагын да күбрәк булсын иде!