💐«Алдынгылар хәрәкәте» активистлары пешекчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Мәктәптәге иң тәмле исле урын кайда? Әлбәттә, ашханәдә! Көн саен тәмле ашлар белән сыйлаучы, безнең сәламәтлегебез турында кайгыртучы пешекчеләребез – чын мәгънәсендә мәктәпнең «йөрәге».
Бүген «Алдынгылар хәрәкәте» (Движение Первых) активистлары бу мөһим һөнәр ияләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
Активистлар пешекчеләргә матур чәчәк бәйләмнәре һәм 1 нче класс укучылары үз куллары белән ясалган открытка тапшырдылар. Ә иң мөһиме – алар үзләренең җылы сүзләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Пешекчеләр өчен бу игътибар бик кадерле булды. Күзләрендәге шатлыклы очкыннар һәм елмаюлар – балалар өчен иң зур бүләк.
Хөрмәтле пешекчеләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һәрвакыт яхшы кәеф телибез! Сезнең алтын кулларыгызга мең рәхмәт!