MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
МБДОУ √6 "Теремок"

1 Oct, 09:22

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
1нче октябрь — Халыкара өлкәннәр көне! Бу бәйрәм — еллар узган саен күңелләрендәге җылылыкны, зирәклекне һәм игелекне саклап калган олы буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү көне. Чыннан да өлкәннәр көне - ул безгә чиксез кадерле һәм күркәм бәйрәм, анда без ата-аналарыбызны, әби-бабайларыбызны аерым игътибар белән искә алабыз.
Бу көнне «Теремкәй» балалар бакчасында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган очрашу булып узды.
Балалар бакчасы мөдире Ахматгалиева Е.В ветераннарызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аларга хезмәтләре, сабырлык, мәрхәмәтлелек, зирәк киңәш бирә һәм авыр минутта ярдәм итә белүләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Ә тәрбиячеләр исә өлкәннәргә багышлап кызыклы скетчлар куйдылар, җырлар җырладылар, төрле уеннар оештырдылар. Бәйрәм чәй табына янында дәвам итте. Анда барлык балалар бакчасы коллективы исеменнән өлкәннәр хөрмәтенә котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

81 15
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat