1 октябрь — Өлкәннәр көне!
Бүген безнең Иске Урыссу урта мәктәбендә «Өлкәннәр көне»нә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбыз килде. Аларны 1–5 сыйныф укучылары зур хөрмәт белән каршы алды.
Укучылар музыка җитәкчесе белән берлектә өлкәннәребез өчен чын бәйрәм әзерләде: гармун көенә җырлар җырладылар, кыңгыраулар ансамбле чыгыш ясады, вальс биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Өлкәннәребезгә сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы һәм һәр көннең кояшлы булуын телибез! Сез безнең горурлыгыбыз һәм үрнәгебез. Бәйрәмегез котлы булсын!
#ӨлкәннәрКөне #1октябрь #Хөрмәт #Бәйрәм