Бүген мәктәбебездә Бәйрәм — Белем көне үтте! 🎉
1 сентябрь — йөрәкләргә саф нурлар өстәп, яңа уку елының беренче көне. Бу көн һәр укучы өчен аеруча кадерле: яңа ачышлар, кызыклы дәресләр һәм дуслар белән очрашулар белән тулы.
Мәктәп бинасы бүген тагын да матуррак иде: шарлар, чәчәкләр — барысы да бәйрәм кәефен тудыра иде! 🎶 Балалар яңа киемнәрдә, күзләрендә шатлык һәм кызыксыну уйнап килделәр.
Директор, укытучылар һәм кунаклар укучыларны һәм ата-аналарны Бәйрәм белән котладылар, күп кенә матур сүзләр әйттеләр, балаларга уңышлар теләделәр.
Укучылар үзенең иҗади номерларын да күрсәттеләр: шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Бу чыгышлар бәйрәмне тагын да күңелле итте 💐
Бәйрәм белән! 📚