Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмалары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!Сезнең авыр, җаваплы һәм бик игелекле хезмәтегез — сабыйларга киләчәккә юл күрсәтү, аларда мәрхәмәтлелек, тырышлык һәм кешелеклелек тәрбияләү. Кечкенә йөрәкләргә ачкыч табып, һәр балага үз җылыгызны, игътибарыгызны бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхетләре, эшегездә зур уңышлар, сабыйларның шат авазын ишетеп, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын. Күңел җылыгыз эссе кояш кебек һәрвакыт балкып торсын!