💔 «Сөясеңме, сөймисеңме?» – йөрәкне әрнетә торган тарих
Бүген, 3 октябрь 17:00 сәгатьтә – бик соң килгән мәхәббәт турындагы моңсу комедия.
Үлем аңа нибары өч сәгать кенә бүләк иткән. Бу кыска вакыт эчендә эшләгән бер изге гамәл барлык хаталарны да юарга тиеш. Әмма ул нинди гамәл?
Җавап эзләп, олы яшьтәге ир белән хатын хатирәләр дөньясына чумалар. Алар яшьлекләрен, беренче мәхәббәтләрен, бәхетле мизгелләрне һәм иске үпкәләрне искә алалар. Барысын да төзәтә алырлык шул бер гамәлне табарга тырышып, гомер юлын яңадан кичерәләр.
Алар үзләренә бирелгән вакыт эчендә элек вакыт җитмәгән нәрсәне аңлый алырлармы? Бер-берсен ишетеп, иң мөһим сүзләрне әйтә алырлармы?
Җаваплар – безнең спектакльдә.
✨ Рольләрдә: ТРның халык артисты Рафик Каюмов, ТРның атказанган артисты Энҗе Шиһапова, Физалия Габидуллина, Эмиль Гыйбадуллин.
______
💔 «Любишь, не любишь?» – история, которая заставит сердце сжаться
Уже сегодня, 3 октября в 17:00 – грустная комедия о любви, которая приходит слишком поздно.
Смерть подарила ему лишь три часа. За это короткое время одно доброе дело обязано перекрыть все прошлые ошибки. Но какое именно?
Ища ответ, пожилые мужчина и женщина погружаются в воспоминания. Они вспоминают юность, первую влюблённость, счастливые моменты и старые ссоры. Заново переживают целую жизнь, стараясь отыскать тот самый поступок, который всё исправит.
Смогут ли они за отведённые часы осознать то, на что раньше не находилось времени? Расслышать друг друга и произнести самые важные слова?
Ответы — в нашем спектакле.
✨ В ролях: народный артист РТ Рафик Каюмов, заслуженная артистка РТ Эндже Шигапова, Физалия Габидуллина, Эмиль Гибадуллин
Билеты: в кассе и на сайте театра
chelnyteatr.tatar/afisha/
🎧 Спектакль идёт на татарском языке с синхронным переводом на русский.
#ЛюбишьНеЛюбишь #СөясеңмеСөймисеңме #ТеатрИмениГилязова #НабережныеЧелны #ГрустнаяКомедия #КультураТатарстана