Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Т. А. Миннуллина


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Искусство


Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры яңалыклары.
Самые актуальные новости театра им. Т. Миннуллина.
📍ул. Кайманова, д. 9
Мы в ВК: https://vk.ru/ngtdt

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Искусство
Статистика

📢 "Апуш" татар балалар театр студиясе гастрольләре Түбән Камада!

Иртәгә, 5 октябрь 15.00дә Туфан Миңнуллин театрының зур сәхнәсендә "Сарымсак" спектакле!
Авторлары - Р.Гарипова, И.Хафизов.

Алтынчы сыйныф укучысы Азамат сеңлесе Әминә белән кечкенә генә бер шәһәрдә яши. Спектакльдә вакыйгалар аларның гаиләсе башка фатирга күчкәч башланып китә, балалар мәктәпләрен дә алыштырырга мәҗбүр була. Яңа тормыш геройлар алдына зур сынаулар куя: катлаулы карарлар кабул иткәндә, җитди мәсьәләләр чишкәндә, ничек итеп намуска тугры калырга? Җаваплылык – бүгенге көндә безнең арадан юкка чыгып баручы күренешме, әллә кешелекнең төп сыйфатымы? Спектакльнең асылы әнә шунда һәм ул шушы сорауларга җавап бирергә тырыша.


6 яшьтән зуррак тамашачылар өчен.

🎫 Билетлар — сылтама буенча.


Х. Нурадилов исемендәге Чечен театры директоры Хава Әхмәдова иҗат төркеменә фестиваль дипломын тапшырды.

📸 Фестивальдән фотосурәтләр белән уртаклашабыз!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
👏🏻Туфан Миңнуллин театры «Федерация» фестивалендә катнашты

Бу көннәрдә Грозный шәһәрендә VII Бөтенроссия милли театрларның «Федерация» фестивале уза.
Ә кичә, 2 октябрьдә, Ханпаша Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллин театры Гаяз Исхакый повесте буенча Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән «Көз» спектаклен тәкъдим итте. Тамашачылар көчле алкышларын бүләк итеп спектакльне бик җылы кабул иттеләр. Горурланабыз!


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Бу гастрольләр безнең өчен зур сынау булды һәм без сынатмадык. Артистларыбыз өчен дә зур җаваплылык иде – алар сынауны уңышлы узды, чөнки алар Түбән Кама тамашачысын, ә тамашачы аларны тоя. Казан тамашачысы бераз башкачарак, чөнки алар күп төрле театрлардагы күп төрле тамашаны күргән кешеләр. Безнең янга Түбән Кама театры нинди формада, нинди этапта дип кызыксынып килүчеләр күп булды.

Түбән Кама театрының бер комедиясез Казан гастрольләре – алай да була икән, молодцы!

Интертат МАХта


Фестивальдә артистларга мастер-класслар үткәрелә. Алар белән профессор, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Борис Щукин исемендәге театр институтының (Евгений Вахтангов исемендәге театр каршында) сәхнә сөйләме кафедрасы мөдире Анна Марковна Бруссер җитәкчелек итә.

Бу сәфәрдә безнең белән бергә «Апуш. Түбән Кама» һәм «Бишегем» балалар театры студиясе шәкертләре дә катнаша. Аларның чыгышы фестивальгә аерым бер ямь һәм яшьлек энергиясе өстәр дип ышанабыз.

🍂«Көз» спектаклен бүген, 2 октябрьдә, кичке сәгать 19:00дә, Ханпаша Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт академия драма театры сәхнәсендә күрсәтәчәкбез.

Грозный тамашачылары белән очрашуны түземсезлек белән көтәбез!


🍂 Көзнең икенче аена аяк бастык 🍁
Октябрь туган көннәргә бай☺️



Көзнең икенче аена аяк бастык🍂🍁
☺️ Октябрь туган көннәргә бай


Артистларыбыз исән-имин Грозный шәһәренә барып җиттеләр!

Биредә Ханпаша Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт академия драма театрында бүген «Волчий хвост» спектаклен карыйлар.


Бүген Халыкара өлкәннәр көне💐

Кадерлеләребез! Сез театрыбыз үсешенә зур өлеш кертүчеләр. Без сезнең белән горурланабыз!

Барлык өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел җылысы һәм бәхет телибез. Янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан балалар, оныклар, дусларыгыз булсын! Сез безнең өчен үрнәк! Бәйрәмегез белән!❤️


ТУГАН КӨН!🎉

🎈Бүген, 1 октябрь көнне, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Чупашева Люзия Рөстәм кызының туган көне!

Хөрмәтле Люзия!

Максатларыгызга ирешеп сөенергә, көн дә бәхетле булып уянырга, тыныч күңел белән яшәргә язсын. Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Сау-сәламәт булыгыз! Туган көнегез белән котлыйбыз!💐


Театрыбыз режиссеры Лилия Әхмәтова Грозныйда узучы «Федерация» дип аталучы VII Бөтенроссия милли театрлар фестивале кысаларында Россиянең халык артисты, М. Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театры җитәкчесе Сергей Безруков белән иҗади очрашуда катнашты.


📢 "Апуш" татар балалар театр студиясе гастрольләре Түбән Камада!

5 октябрь 15.00дә Туфан Миңнуллин театрының зур сәхнәсендә "Сарымсак" спектакле!
Авторлары - Р.Гарипова, И.Хафизов.
6 яшьтән зуррак тамашачылар өчен.

Билетлар — сылтама буенча.


Репост из: Союз театральных деятелей России (СТД РФ-ВТО)
В Грозном открылся VII Всероссийский фестиваль национальных театров «Федерация»

Торжественная церемония открытия VII Всероссийского фестиваля национальных театров «Федерация», приуроченного к Году Единства народов России, состоялась на сцене Чеченской государственной филармонии имени А. Шахбулатова во Дворце торжеств имени Дагуна Омаева. Масштабный проект, объединивший профессиональные театры со всей страны, учреждён Союзом театральных деятелей Российской Федерации и проводится при поддержке Минкультуры России и Правительства Чеченской Республики.

Участников и гостей приветствовали Министр культуры Чеченской Республики Иса Ибрагимов, Заместитель Председателя — Начальник Творческого управления Центрального аппарата СТД РФ Надежда Скляр, народная артистка Чеченской Республики, Председатель Чеченского республиканского отделения СТД РФ Хава Ахмадова, Секретарь СТД РФ, народный артист России, художественный руководитель МХАТа имени М. Горького Сергей Безруков.

Председатель СТД РФ Владимир Машков в видеообращении к участникам фестиваля подчеркнул:

«Гостеприимный Грозный вновь становится центром театральной жизни России, демонстрируя масштаб и богатство культурного многообразия нашей страны. В Год единства народов России фестиваль реализует важнейшую миссию по сохранению традиционных ценностей и укреплению культурных связей между регионами».


🔹Указом Главы Чеченской Республики Секретарю СТД РФ, народному артисту России, художественному руководителю МХАТа имени М. Горького Сергею Безрукову присвоено почётное звание «Заслуженный деятель искусств Чеченской Республики».

🔹Заместитель Председателя — Начальник Творческого управления Центрального аппарата СТД РФ Надежда Скляр награждена Благодарственным письмом Главы Чеченской Республики.

Спектаклем-открытием фестивальной программы стала постановка Московского художественного академического театра имени М. Горького «Остров сокровищ» по роману Роберта Льюиса Стивенсона в режиссуре Алексея Серова. Показ состоялся на сцене Государственного русского драматического театра имени М. Ю. Лермонтова, а роль Джона Сильвера исполнил Сергей Безруков.

Сергей Безруков отметил особую объединяющую миссию фестиваля, который собирает в столице Чеченской Республики большую разноязычную театральную семью, и подчеркнул важность открытого профессионального диалога и творческого обмена между коллективами.

#СТДРФ #ГодЕдинстваНародовРоссии #ФестивальФедерация


Кичә Казан шәһәрендә гастрольләребез тәмамланды.

Хезмәттәшләргә һәм тамашачыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Спектакльләребезне Казан халкы яратып кабул итте.

Киләсе очрашуларга кадәр!

Калабыздан илһамланып җылы хис-кичерешләр алып кайттык!😍
Фотосурәтләр карап матур мизгелләрне тагын бер кат яңартыйк✨

📸 Рәмис Назмиев


Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәүләт драма театры «Көз» спектакле белән VII Бөтенроссия милли театрларның «Федерация» фестивалендә катнаша.

Фестиваль 29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә уза.

Ханпаша Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт академия драма театры сәхнәсендә 2 октябрь көнне 19:00дә спектаклебезне күрсәтәчәкбез.

Очрашуга кадәр!


Репост из: "Сәхнә" журналы/ Журнал "Сахна"
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрының Казандагы гастрольләре "Галия" спектакле белән ябыла.


Репост из: "Сәхнә" журналы/ Журнал "Сахна"
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


📰 «Реальное время» интернет-газетасы Казан шәһәрендәге гастрольләребез турында кызыклы мәкалә чыгарган. Сылтама буенча рәхим итеп укый аласыз.

https://m.realnoevremya.ru/articles/407326-spektakl-kak-ponyat-tancevalnyy-spektakl-nurbeka-batully
Нурбек Батулла не объяснил, как понять танцевальный спектакль
В Казани идут гастроли Нижнекамского татарского театра


ГҮЗӘЛ ШӘМӘРДӘНОВА ҺӘМ ЮРИЙ ПАВЛОВ - АТКАЗАНГАН АРТИСТ!

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Гүзәл Шәмәрдәновага һәм Юрий Павловка театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.


Гүзәл белән Юраны театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!👏🏻👏🏻👏🏻


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Тиздән «Интертат»та Туфан театры артисты Алмаз Хөсәенов белән интервью чыгачак. Көтеп калыгыз!

Интертат МАХта

Показано 20 последних публикаций.