🎶 Кичә, Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында иҗат кичәсе узды. Бу вакыйга тантана өчен икеләтә сәбәп булды: ул шәһәрнең 60 еллыгына һәм танылган архитектор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм Түбән Каманың мактаулы гражданины Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановның 75 еллыгына багышланды