ТАТФОРУМ


Гео и язык канала: Россия, Татарский



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Статистика

🗣️Әдәби фестка волонтерлар эзлибез!

Фестивальнең бер өлеше булырга, кызыклы кешеләр белән танышырга һәм тәҗрибә тупларга телисеңме?

Безнең волонтерлар командасына кушыл!

📝Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/6ac230d6d046884b08676141/

⌛️Гаризалар 7 нче октябрьгә кадәр кабул ителә.


17 нче октябрь көнендә Санкт-Петербугта Акыл фабрикасы узачак!

Программада ниләр көтелә, нинди спикерлар булачак – барын да бик-бик тиздән белербез!

📅Кайчан?
17 нче октябрь

📍Кайда?
Санкт-Петербург шәһәре, Милли-мәдәни үзәк (Чайковский урамы, 24)

Алдан теркәлү сорала.
Теркәлү – сылтамада 📲

📎Чараның программасын бик тиздән тәкъдим итәрбез🪶


Казанда «Әдәби фест» дип аталган өч көнлек әдәби фестиваль узачак!

Чара Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла. Төп партнер — Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

🔵 9-11 октябрь көннәрендә;
🔵 Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86)

Өч көн дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданында әдәбият, музыка, кино һәм театр сәнгатьләре очрашачак.

Фестиваль программасында:

📖 әдәби маркет
🗣️ лекторий
🧸балалар почмагы
📹фильм карау
💃🏼иммерсив спектакль
📘 китап алмашу — буккроссинг
✨ шигъри-музыкаль кичәләр


Тулы программа берничә көннән игълан ителәчәк.

Әдәби фестта очрашканчы!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Безне төшерүченең бу кринждан шулкадәр исе киткән ки, хәтта бармагын да камерадан ала алмаган🤭


Безнең шәпски командага зур рәхмәт🥰


Бөтендөнья татар яшьләре форумы Себер татар яшьләре фестивалендә

2026 елның 24-27 сентябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә XVIII Халыкара Себер татар яшьләре фестивале узды. Биредә Казаннан да делегация катнашты. Быел әлеге чара Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты белән берлектә оештырылды. Фестивальдә Новосибирск, Томск, Красноярск, Казахстан Республикасының Семей шәһәреннән дә делегатлар катнашты.

Чара кыстыбый пешерү остаханәсе белән башланып китте. Фестиваль катнашучылары Рәмзия Галиева белән кыстыбый пешерде, аннан соң үзләре пешергән ризыктан авыз итеп, чәй өстәленә җыелды. Аш-су остаханәсеннән соң «Илһам» әдәби клубы җитәкчесе Язгөл Нугуманова делегатларга татар теле дәресе үткәрде. Көннең икенче яртысында исә «Акыл фабрикасы» спикерларының чыгышлары башланды.
Катнашучылар күп булу сәбәпле, аларны 2-3 төркемгә бүлеп, җыр-бию дәресләренә җибәрдек. Вокалны – опера җырчысы Диләрә Нәбиуллина, хореографияне Халыкара, Бөтенроссия бәйгеләр лауреаты, хореограф Оксана Коваленко алып барды. Кичке якта «Танышу кичәсе» үткәрдек: делегатлар үзләре белән таныштырган җырлы-биюле визиткаларын тәкъдим итте. Беренче көн "Серле дус" уены белән тәмамланды.

Тулырак сылтамада Бөтендөнья татар яшьләре форумы Себер татар яшьләре фестивалендә — Бөтендөнья татар конгрессы


Репост из: ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
ПЕЧӘН БАЗАРЫН бергәләп оештырдык! ❤️‍🔥

Фестивальне үткәрүгә зур өлеш керткән, һәрвакыт ярдәм күрсәткән һәм безнең белән бергә булган барлык партнерларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез:

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Бөтендөнья татар конгрессы

Казан шәһәре Башкарма комитеты

Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы

Казан шәһәре Парклар һәм скверлар дирекциясе

Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты

Татарстан Республикасы Милли музее

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры

Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Татнефть-Наследие» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге

Муллин йорты

Апанай мәдрәсәсе

«Ачык университет» татар телендә онлайн һәм офлайн белем бирү платформасы

«Түбәтәй» тиз туклану рестораннары челтәре

«TATAR by Tubatay» рестораны

Айгөл Усманова кейтерингы

«Идел» яшьләр журналы

Татарстан китап нәшрияты

«Салават күпере» журналы


Шулай ук фестивальне оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә — командабызга, волонтерларга, катнашучыларга, осталарга, артистларга, лекторларга һәм тамашачыларга күп рәхмәт!

Сезнең ярдәмегез, хезмәтегез һәм ышанычыгыз белән Печән базары быел да матур, җанлы һәм истә калырлык вакыйга булды. Бергә булганда гына зур эшләр башкарып була!


Печән базарында кабат очрашканчы!
Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы
💜


Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашуда катнашты

Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган иҗади очрашу узды. Әлеге очрашу «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында оештырылды.

Ихлас әңгәмәдән торган җылы кичәдә мөфти үзенең балачагы, яшьлек еллары, театр училищесында укуы, сәнгать белән бәйле эшчәнлеге һәм дин юлына килүе турында сөйләде.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче «Татар студентлары ассоциясе» вәкилләре дә мөфти белән очрашуда катнашты. Әлеге чарада алар хәзрәтнең балачагы, театр белән хатирәләре турында белде, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап тапты.


ПЕЧӘН БАЗАРЫннан фотолар әзер!😍

Үзегезне таптыгызмы, фотоларыгыз белән бүлешкәндә, ПЕЧӘН БАЗАРЫН билгеләргә онытмагыз💫

1нче көннән фотолар;
2нче көннән фотолар.

📸 Фотограф: Диләрә Галимова


Репост из: ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
ПЕЧӘН БАЗАРЫ — 2026 тәмам!

Ике көн бик тиз үтеп китте: җылы очрашулар, яңа танышулар, яңа милли киемнәр, җыр-моң белән истә калыр бу фестиваль! 🫶🏻


Ә хәзер икенче көннең иң матур мизгелләрен бергәләп карап китик! ✨

Киләсе очрашуларга кадәр!


🎉 Результаты розыгрыша:

🏆 Победитель:
1. Айгуль Галиева

👥 Всего участников: 269


🎉 Результаты розыгрыша:

🏆 Победители:
1. Дания
2. Лилия
3. Регина Рамилевна

👥 Всего участников: 359


🎉 Результаты розыгрыша:

🏆 Победители:
1. Кристина Хуснуллина
2. Лилия Калимуллина

👥 Всего участников: 133


Репост из: ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бүгенге көннең матур мизгелләре💫

Кабан күле яры бүген җыр-моңга, җылы очрашуларга һәм татар мохитенә тулды ✨

ПЕЧӘН БАЗАРЫ иртәгә дә дәвам итә! 🫶


🎉 Результаты розыгрыша:

🏆 Победители:
1. Alsu
2. Дина Насыбуллина

👥 Всего участников: 123


🎉 Результаты розыгрыша:

🏆 Победители:
1. эльмира
2. Ландыш Рамилевна

👥 Всего участников: 130



🎉 Результаты розыгрыша:

😔 Победителей не найдено

👥 Всего участников: 0


🎉 Результаты розыгрыша:

🏆 Победители:
1. Гузель Ахмадеева
2. Эльмира Валиева

👥 Всего участников: 128

Җиңүчеләр белән якын арада элемтәгә кертәчәкбез!


Дарим подарки сразу 3 счастливчикам:

1 место – кепка от Урманай и 1000 Т-коинов
2 место – 1000 Т-коинов
3 место – 1000 Т-коинов

Условия участия:
1️⃣ Подпишись на наши аккаунты:
🖇 Татфорум
🖇 Печән базары
🖇 Тюбетей
🖇 Урманай

2️⃣
Нажми кнопку «Участвовать»

31 августа определим 3 победителей — уңышлар! 🍀


Репост из: ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
«Ачык Университет» лекцияләрен 2 урында тыңлап булачак 🤩

Быел лекцияләр Кабан күле яр буенда гына түгел, ә Уникаль осталык үзәгендә дә оештырыла. Үзегезгә кызыклы булган лекцияләрне сайлап килә аласыз.

Биредə татар мəдəнияте, сəнгате, архитектурасы, дизайны, тарихы кебек актуаль темаларга лекциялəр, дискуссиялəр һəм презентациялəр көтелə. Чарада үз эшенең осталары, галимнəр, белгечлəр катнаша.


Барлык лекцияләр ирекле форматта уза: һәр катнашучы үзен кызыксындырган сорауга җавап таба, фикерен әйтә һәм бәхәскә кушыла ала.

▪️Вакыты: 29 август көнне 10:00-13:00 сәгатьтә
Урыны: Уникаль осталык үзәге (Мәскәү ур., 2)
 
▪️Вакыты: 30 август көнне 14:00-17:00 сәгатьтә
Урыны: Кабан күле яр буе, палуба

Показано 20 последних публикаций.