МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ"


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Образование



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Образование
Статистика
Фильтр публикаций


Безнең 5 нче сыйныф укучылары кеше кулы тимәгән табигать дөньясына чын киносәяхәт ясады - «Урман. Тормыш сакчысы» («Лес. Хранитель жизни») дип аталган экологик документаль фильм карады.
🌲🎬
Бишенче сыйныф укучылары борынгы урманның гади агачлар җыелмасы гына түгел, ә һәр элементы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән катлаулы тере организм булуын аңлады. Балалар гасырлар буе үскән эрбет, чыршы һәм ак чыршыларның миллионлаган тереклек иясе өчен ничек йорт булуын, хәтта ауган карт агачларның да яңа үсемлекләргә ничек тормыш бирүен һәм кагылгысыз урманнарның планетабызны климат үзгәрүдән ничек саклавын белде.
🌱🌱🌱
Төшерү төркеме, бер генә компьютер графикасы кадры да кулланмыйча, кыргый табигатьне төшерү өчен дүрт ел дәвамында кеше аягы басмаган тыюлыкларда эшләгән. Тамашачылар гадәттә кеше күзеннән яшерен булган күренешләрне күрде: гөмбә спораларының «биюен», 500 еллык эрбет (кедр) агачы башындагы ерткыч балыкчы карчыга (скопа) оясын, сирәк очрый торган төньяк күке яшенең (орхидея) чәчәк атуын һәм чиксез тайга өстендәге төньяк балкышын.
🌱🌱🌱
Мондый кино иң мөһименә - экологик культурага һәм аңлы карашка өйрәтә. Фильм балаларга үзләрен зур табигать дөньясының бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияли һәм илебез табигатенең никадәр нәзберек һәм гүзәл булуын, аны сакларга кирәклеген күрсәтә.
🌱🌱🌱


11 «А» сыйныфы укучысы Азалия Шәрипова «Татар кызы, Татар егете – 2026» шәһәркүләм бәйгесендә Гран-при яулады! ✨

23 нче ноябрьдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган «Татар кызы, Татар егете – 2026» шәһәркүләм бәйгесенең финалы узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча гимназиябезнең 11 «А» сыйныфы укучысы Азалия Шарипова Гран-при иясе дип танылды һәм «Татар кызы – 2026» исеменә лаек булды.🌷

Бәйге сынауларында Азалия туган телен, аның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тирән белүен, шулай ук сәхнә осталыгының югары дәрәҗәдә булуын һәрьяклап исбатлады.
Әзерлек җитәкчесе Фәттахова Диләрә Ришад кызына югары һөнәри осталыгы, катнашучыны сыйфатлы әзерләве һәм югары нәтиҗәгә ирешүдә шәхси өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерәбез!

Азалия Шарипованы һәм аның җитәкчесен зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез! 👏🎉


Әниләр көне алдыннан гимназиядә кечкенә сыйныф укучылары өчен бик җылы һәм иҗади чара оештырылды. Бу матур башлангычны тәрбия эше буенча киңәшчесе Ибраһимова Илнара Миннесавит кызы сыйныф җитәкчеләре белән берлектә гамәлгә ашырды. Балалар үз әниләренә мәхәббәт һәм рәхмәт тулы күчтәнәчләр әзерләделәр.

Чара ике мавыктыргыч акциядән торды:
🎨 «Әнинең рәсеме» - яшь рәссамнар бик тырышып һәм фантазияләрен кулланып әниләренең портретларын ясадылар. Һәр рәсемдә - төрле төсләр, кояш нуры, елмаю һәм балаларның чиксез мәхәббәте чагыла.
❤️ «Йөрәк - әниләргә» - укучылар йөрәк формасындагы кәгазьләрне кисеп, аларга иң ихлас, җылы һәм рәхмәт тулы теләкләрен яздылар.

Бу иҗади эшне оештыруда һәм балаларны рухландыруда катнашучылар:
👩‍🏫 Тәрбия эше буенча киңәшчесе - Ибраһимова Илнара Миннесавит кызы
👩‍🏫 4б сыйныфы - Гүзәл Ренат кызы
👩‍🏫 4в сыйныфы - Гөлирә Ләззәт кызы
👩‍🏫 3д сыйныфы - Миләүшә Раис кызы

Әйтергә кирәк, балалар бу эшкә бик зур дәрт белән керештеләр! Фотосурәтләрдә аларның үз эшләрен ничек горур тотып торганнары, ә күзләрендә әниләренә шатлык китерү мөмкинлегеннән балкыган нур күренә.

Кәдерле әниләр, якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Балаларыгыз сезгә һәр көн елмаю бүләк итсен, ә аларның ихлас теләкләре һәм рәсемнәре йөрәкләрегезне җылытсын! 💐


📍25.11.2026 (чәршәмбе) 20:30
«РУБИН» – «РОДИНА»

Матч алдыннан болельщиклар өчен AZAGIR һәм ЗАРИНА АСЫЛКАЕВА чыгыш ясаячак.
Концерт 19:30да башлана.

📍28.11.2026 (шимбә) 14:00
«РУБИН» – «АКРОН»

▪️«С» трибунасындагы киберзонда профессиональ киберспортчы SEIZED белән автограф-сессия узачак.
▪️«А» трибунасы фудкортында популяр блогерлар ФЕДОС һәм Евгений Спиряков автограф-сессия үткәрәчәк, «С» трибунасы фудкортында медиафутбол клубы 2DROTS уенчылары МБАППЕ һәм БЕЛКА белән автограф-сессия булачак.
Программа 12:00дә башлана.

БИЛЕТЛАР:
https://rubin-kazan.ru/tickets/
Промокод: ГИМНАЗИЯ2
Секторлар: С119–123, 126–130


10 В сыйныф укучылары концертта булдылар!

24 ноябрь көнне 10 В сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Эльвира Ильдус кызы белән Мәскәү мәдәният үзәгендә («КЦ Московский») узган «Кино һәм музыка» концертында булдылар.

Укучылар музыкаль әсәрләр һәм кино сәнгате белән таныштылар, матур һәм эчтәлекле чыгышлардан ләззәт алдылар. Концерт балаларда зур тәэсир калдырды!

Оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт! 🎶🎬


Зилә Зөфәр кызы - Бөтенроссия бәйгесе лауреаты!

23 ноябрь көнне Башлангыч сыйныф укытучысы Зилә Зөфәр кызы Махачкала шәһәрендә узган «Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган туган (шул исәптән рус) тел укытучыларының XVIII Бөтенроссия мастер-класс фестиваль-бәйгесендә» «Укытучы-патриот» номинациясендә 1нче урын исеменә лаек булды! 🏆🥇

Бу зур уңыш һәм һөнәри осталыкның танылуы. Зилә ханымга милли киемнәрнең матурлыгын һәм туган телгә мәхәббәтне берләштерә белгән остазыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр һәм талантлы шәкертләр телибез! Җиңү белән, Зилә Зөфәр кызы! 🌷


Хөрмәтле укучылар һәм әти-әниләр! Сезнең игътибарыгызга 11 нче сыйныф укучылары өчен Итоговое сочинение (йомгаклау сочинениесе) үткәрү графигы һәм кагыйдәләре турында мәгълүмат тәкъдим итәбез.

📅 Төп даталар:
- 2026 елның 2 декабре – төп көн (11 сыйныф укучылары һәм экстерннар өчен).
- 2027 елның 3 феврале – өстәмә көн (сырхау яки башка ихтирамлы сәбәпләр аркасында калдырганнар өчен).
- 2027 елның 14 апреле – өстәмә көн (имтиханнан читләштерелгән яки тәмамлый алмаганнар өчен).

⏰ Оештыру тәртибе:
- Керү: 09:00 сәгатьтә.
- Башлану: 10:00 сәгатьтә.
- Дәвамлылыгы: 3 сәгать 55 минут (инвалидлар һәм ОВЗ укучылары өчен +1 сәгать 30 минут).

🎒 Нәрсә алырга кирәк:
- Шәхесне раслаучы документ.
- Кара пасталы ручка (гель яки капилляр).

🚫 Нәрсә алырга ярамый:
- Элемтә чаралары, фото/аудио/видео җайланмалар, электрон-исәпләү техникасы.
- Белешмә материаллар, сүзлекләр, кесә телефоны.
- Әдәби әсәрләр текстлары.

⚠️ Мөһим:
- Имтиханнан читләштерү яки ихтирамлы сәбәп белән тәмамлау очрагында эш тикшерелми.
- Имтихан нәтиҗәләре чикләүсез (бессрочно) гамәлдә.

Уңышлар сезгә!


Чыгарылыш сыйныф укучысы, киләчәгеңне билгелә! Ватанны саклау - изге һөнәр! 🎓🛡️

11 нче сыйныф укучылары һәм киләчәктә студент булачак егетләр! Сезнең алдыгызда Россия Оборона министрлыгының иң яхшы югары хәрби уку йортлары ишекләрен ача.

Әгәр син престижлы белем алырга, эш белән тәэмин ителергә һәм офицер булырга телисең икән - бу исемлек синең өчен. Карточкаларда барлык кирәкле мәгълүмат тупланган:
📍 Хәрби академияләр һәм университетлар (Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск һ.б.)
📍 Командалык һәм инженерлык училищелары (Казан, Чиләбе, Рязань һ.б.)
📍 Элемтә, авиация һәм хәрби-диңгез флоты училищелары.

👉 Синең киләсе адымың:
Һәр блокта QR-код бар. Уку йортының рәсми сайтына күчү өчен, аны смартфоның белән сканерла. Анда кабул итү кагыйдәләрен, узу балларын һәм кирәкле имтиханнар исемлеген табачаксың.

Дөрес сайлау яса — офицер юлын сайла!


🌟 Горурлыгыбыз — безнең кызлар! 🌟

Бу көннәрдә безнең гимназия укучылары Уфа каласында узган «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры конкурс-фестивалендә зур уңышларга ирештеләр! 🎉

🥇 Зиннурова Зәлия, 9Б сыйныфы — 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек 🎉
🏆 Кадырова Нәфисә, 4А сыйныфы — 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар! 🎉

Кызлар бик матур чыгыш ясады, без аларның белән чиксез горурланабыз! 🤩👏🏻👏🏻👏🏻 Афәрин, сезгә! 🥰

Алга таба да шундый зур уңышлар телибез! 💐✨


Экологик акция йомгаклары: гимназия укучылары 300 килограммнан артык батарейка җыйды!
Гимназия Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән оештырылган кулланылган батарейкалар җыю буенча акциядә катнашты.
Җыелган батарейкалар саны буенча лидерлар:
5 «Б» сыйныфы — 100,15 кг;
1 «Б» сыйныфы — 74 кг;
1 «А» сыйныфы — 60,23 кг.
Татарстан табигатен саклауга безнең уртак өлешебез чыннан да сокландыра!
Әйләнә-тирә мохиткә җаваплы карашлары өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!


20нче ноябрь көнне, 1нче "А", "Б", "В", "Г" сыйныф җитәкчеләре үз параллель укучылары өчен "Дуслык эстафетасы" үткәрде.🤸‍♀️🤾‍♂️
Укучылар, командаларга бүленеп, ярышларда үз көчләрен сынашты, үзләренең активлыгын, осталыкларын, җитезлекләрен күрсәтте.✨
Физик культура дәресләре сәламәтлекне ныгытып кына калмый, сыйныфлар арасында татулык, бердәмлек кебек матур гадәтләр дә тәрбиялүгә ярдәм итә, дип саный 1нче сыйныф укытучылары. Сыйныфларның җыелма командаларга оешуы да моңа ишәрә.
Һәм, әлбәттә, ахырда дуслык җиңде! ✨🏅
Командалар ярышы татлы сыйлар һәм сыйныфларга грамоталар тапшыру белән төгәлләнде.🎉


19 ноябрь көнне 9а, 10а һәм 10в сыйныф укучылары Казан физика-техник институтында (КФТИ) булып кайттылар! 🔬✨

Укучылар өчен бу бик кызыклы һәм мәгълүматлы экскурсия булды. Институтта балалар:
🧪 Заманча лабораторияләр белән таныштылар;
⚙️ Төрле фәнни приборлар һәм җайланмалар эшләвен күзәттеләр;
🎓 Институтның тарихы һәм фәнни казанышлары турында презентация тыңладылар;
🤝 Галимнәр белән аралашып, фән өлкәсендәге сорауларына җавап алдылар.

Мондый сәфәрләр балаларда фәнгә карата кызыксыну уята һәм киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итә дип ышанабыз. Оештыручыларга һәм институт хезмәткәрләренә зур рәхмәт! 🙏


20 ноябрь — Балаларга хокукый ярдәм күрсәтүнең Бөтенроссия көне! 👨‍👩‍👧‍👦⚖️

Балаларның, ата-аналарның һәм белгечләрнең хокукый грамоталылыгын арттыруга, шулай ук коррупциягә каршы мәгърифәт бирүгә юнәлтелгән чаралар кысаларында мәктәбебездә тематик дәресләр узды.

9нчы сыйныфы укучылары акция белән таныштылар. Җәмгыять белеме буенча консультация бик нәтиҗәле узды! 📚
Дәрестә балалар бу мөһим датаның тарихы турында гына белмәде (искәртик, 1959 елның 20 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе Бала хокуклары декларациясен кабул иткән), ә укучыларның һәм ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары турындагы белемнәрен дә ныгытты.

Материалны ныгыту ОГЭ форматындагы практик биремнәрне чишү аша узды. Хәзер балалар үз хокукларын һәм бурычларын тагын да яхшырак беләләр, ә имтиханнарга әзерлек тулы куәтенә бара! 💪📝


14 ноябрь көнне Гимназиябезнең актлар залында бөек татар мәгърифәтчесе, галим Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Акыл һәм йөрәк сәяхәте» дип исемләнгән спектакльга багышланган чара булып узды. 🎭📚

Укучылар зур кызыксыну белән тамаша кылды. Спектакль аша балалар аның тормыш юлы, фәнни мирасы һәм татар мәдәниятенә керткән өлеше турында күп мәгълүмат алды. Залда иҗат атмосферасы хөкем сөрде. ✨

Спектакльне оештыручыларга, укытучыларга һәм сәхнәгә чыккан талантлы укучыларыбызга зур рәхмәт! Мирасыбызны саклыйк, тарихыбызны беләйк! 🌿🤍


19 ноябрь көнне 5А һәм 6А сыйныф укучылары Физика-математика институтына барып кайттылар! 🔬✨

Балалар өчен бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле экскурсия оештырылды. Укучылар заманча фәнни лабораторияләрне, төрле катлаулы җиһазларны һәм электрон микроскопларны үз күзләре белән күрделәр.

Галимнәр балаларга фәнни тикшеренүләр ничек алып барылуын, тәҗрибәләрнең нинди ысуллар белән ясалуын кызыклы итеп аңлаттылар. Балалар чын фән дөньясына чумдылар!

Мондый танып-белү сәфәре һәм балаларда фәнгә карата кызыксыну уятканнары өчен институт хезмәткәрләренә зур рәхмәт! 📚💡


Яшь артист – зур сәхнәдә! 🎭

19 ноябрьдә Муса Җәлилнең музей-фатирында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Мин яратам сезне, чордашларым!..» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Әниләр көне уңаеннан оештырылган бу кичәдә шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Роберт Миңнуллинның тормыш юлын чагылдырган «Гомер моңы» спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Спектакльдә мәктәбебезнең 2 «Б» сыйныфы укучысы Баязед Каримов та катнашты. Ул Роберт Миңнуллинның балачак образын гәүдәләндерде һәм шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Бу чыгыш яшь талант өчен аеруча мәгънәле булды.

Һөнәри театр артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау – яшь талант иясе өчен зур тәҗрибә һәм иҗади үсешкә тагын бер әһәмиятле адым.

Баязедның уңышларына сөенәбез, аңа иҗади илһам, яңа рольләр һәм матур сәхнә җиңүләре телибез!👏


🐦 5 нче сыйныфларда канатлы дуслар бәйрәме. Укучыларыбыз Песнәкләр көнен ничек билгеләп үтте!
Безнең гимназиядә бишенче сыйныф укучылары өчен бик үзенчәлекле һәм файдалы дәрес узды. Балалар янына кунакка чын орнитолог килде!
Чара бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.
Лекциядә укучылар нинди кошларның безнең янда кышларга калуын, ә кайсыларының җылы якларга очып китүен белделәр. Балалар кышлаучы кошларны нәрсә белән ашатырга яраганын, ә нәрсә белән ашату куркыныч икәнен искә төшерделәр. Шулай ук песнәк төрләрен бер-берсеннән хатасыз аерырга өйрәнделәр!
Теориядән соң балалар практикага күчте, һәр укучы эко-җимлек ясады. Хәзер инде безнең канатлы дусларыбызга бернинди салкын да куркыныч түгел!
Очрашу дәртле квиз белән тәмамланды. Квизда, укучылар 3 командага бүленеп, кошлар турында белемнәрен сынадылар.
Табигатькә мәхәббәт дәресе өчен Фәхруллина Гөлнур Илдар кызына һәм чакырылган белгечкә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар вакытларын күңелле уздырып кына калмадылар, ә чын игелекле эш тә башкардылар!


Репост из: Навигаторы детства
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
«Здесь родился я, здесь земля моя!»

Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан исполнили песню «Туган як — Родной край», присоединившись к Всероссийской акции «Песни народов России».

Эта композиция — признание в любви к родной земле, её природе, культуре и традициям. В мелодии звучит особая связь человека с местом, где прошло его детство, где живут близкие и хранятся самые дорогие воспоминания.

Песня прозвучала в Казани, где культурное наследие гармонично сочетается с современным обликом города. Историческая архитектура, национальные традиции и живописные городские пейзажи стали ярким дополнением к музыкальному исполнению, передав особую атмосферу и самобытность Республики Татарстан.


В песне отразилась душа родного края, где любовь к нему начинается с простых и понятных каждому слов.


#МинпросвещенияРФ #ПеснинародовРоссии_НД


Репост из: Неизвестно
Хәерле көн. Инглиз теленән түләүле 5-7 сыйныфлар өчен түгәрәк. Бәясе 1700 сум аена


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Яңа, уңайлы бинада (306 нчы кабинет) тегү нигезләре буенча түләүле курслар уза.

📅 Дәресләр расписаниесе: атнага ике тапкыр — пәнҗешәмбе яки җомга көннәрендә, 15:00 дән 16:00 гә кадәр.
💰 Түләү: аена 2 дәрес өчен — 800 сум.

📚 Курс эчтәлеге:
Курс нигезенә теоретик һәм практик дәресләр керә. Алар вакытында сез мөстәкыйль рәвештә худи һәм итәк тегәргә өйрәнәчәксез.

📞 Мөрәҗәгать итү өчен телефон: +7 917 893 09 02

Показано 20 последних публикаций.