«Бу фотода Россиянең халык рәссамы Таң Гомәр улы Еникеев белән. Ырынбур гастрольләре вакытында төшкән идек. Таң абый белән "Өч сеңел" спектаклен чыгарганда таныштык. Ул әллә ни күп сөйләшми, тик эшен җиренә җиткереп башкара. Мин спектакльдә кечкенә генә роль башкарсам да, күлмәк теккәндә ул киемемнең һәрбер деталенә игътибар бирде. Костюм актёрга комачауларга тиеш түгел, уңайлы булсын дип көч куйды. Тукыманы алганда да, тәнне тирләтми, сулый торганны ала иде. Шул ук вакытта, костюм бик зәвыклы күренсен һәм эстетик яктан да гәүдәгә килешле булсын дип тырышты...»
🎞️Гөлчәчәк Хәмәдинурова фотоальбомыннан...