Сәләт


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Образование


Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜
#сэлэт #selet #сәләт

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Образование
Статистика

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Инде тиздән көзге каникуллар башлана. Аларны тагын да күңеллерәк итеп Сәләттә үткәреп була! 🍁


Татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестиваленә рәхим ит! 📚

Ул 9-11 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак 💫

Биредә лекцияләр, фикер алышулар, документаль фильмнарның премьералары, күргәзмәләр, буккроссинг, ачык подкаст яздыру
һәм балалар өчен иҗади мәйданчыклар эшләячәк. Кичләрен шигъри чаралар, иммерсив спектакль һәм гала-концерт тәкъдим ителәчәк.


Фестивальнең тулы программасы белән таныш һәм кызыклы чараларга рәхим ит! 🙌


Сәләт турында «Тәртип» радиосы дулкыннарында! 📻

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин 93.1 ФМ ешлыгын тыңлаучыларны көзге һәм кышкы аланнарның үзенчәлекләре белән таныштырды 🤩

Гаризалар бирү кампаниясенең иң кызган чагы! Син дә, selet.biz сайтына кереп, тизрәк гаризаңны калдыр 🫶


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Элемтәдә төбәк «Сәләт» клублары! ✨

«Сәләт — Идел»
клубы Сәләт йортында «Диңгез буе» остаханәсен үткәрде. Чара барышында сәләтлеләр төрле бизәкләр, беләзекләр ясадылар һәм вакытларын бик күңелле уздырдылар 😍

❤️ – «Идел»ләргә афәрин!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Җыр-моңга гашыйк 12-25 яшьлек сәләтлеләр «БикаФест» фестиваленең музыкаль юнәлеше буенча түбәндәге номинацияләрдә катнаша ала:

✨автор җырын иң оста башкаручы;
✨иң оста коллектив-башкаручы;
✨татар халык җырын иң оста башкаручы;
✨татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы;
✨эстрада җырын иң оста башкаручы

Тулырак мәгълүмат белән selet.biz сайтында таныш һәм 8 ноябрьгә кадәр гаризаңны җибәр! 🎶


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Беренче көзге «Мирас» аланы милли җанлы сәлкешләрне туплый!💚

Смена юнәлеше кысаларында сине иҗади дәресләр, оста куллар түгәрәге, татар теле, мәдәнияте һәм тарихы белән бәйле остаханәләр көтә. Актив офлайн ял, спорт һәм кызыклы чаралар да булачак 💫

• Үткәрелү вакыты: 31 октябрь – 6 ноябрь
• Үткәрелү урыны: «Йолдызлы» базасы, Лаеш районы
• Бәясе: 8750 сум
• Гариза бирү өчен сылтама:
selet.biz

Көзге каникулларны бергә үткәрик! 🫶


Сәләтлеләр «Татарстан» радиосында кунакта! 🎙

Яшүсмерләр өчен әзерләнә торган «Сердәшханә» тапшыруында көзге «Мирас» аланы директоры Артур Фәритов һәм «Фәнсар» мәктәбе әйдаманы Асилә Закирова Сәләтнең көзге һәм кышкы аланнары турында сөйләделәр 😇

Тапшыру 12 октябрь көнне 18:25 сәгатьтә 99.2 ешлыгындагы эфирга чыгачак. Тыңламый калма! 🥰


Алма, агач, укучы... 🤔


Сәләт «Алмагач» мәктәбе махсус сезнең өчен бик кызыклы башваткыч әзерләде. Әйдәгез, аны бергәләп чишик! 🙌

Кем күбрәк сүз таба алыр икән? Җавапларыгызны көтеп калабыз
👇


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бүген синдә, бүген миндә яңа тормышлар башлана 🤫


Шәп әйдаман булу серләренә бары тик мәктәпләрдә генә өйрәтәләр. Тик гади генә уку йортларында түгел, ә «Әйдаманнар мәктәбе»ндә! 🏫

Киләсе җәйдә йөзләгән сәлкешләрне үзенә җәлеп итүче зәңгәр футболка иясе булырга телисең икән – тизрәк «Әйдаманнар мәктәбе» катнашучысы гаризасын тутыр. Сәләтле җәйгә яңа рольдә аяк басарга ашык! 💫


«Татарстанның Ел студенты – 2026» премиясенә гаризалар кабул ителә! 😍

Премиядә 16-28 яшьлек Татарстан ВУЗлары студентлары һәм студент коллективлары, берләшмәләре һәм оешмалары катнаша ала. Моның өчен, ligastudentov.com сайтында 26 октябрьгә кадәр гариза тутырырга һәм электрон портфолионы йөкләргә кирәк 👍

Премиянең Гран-при иясе «Алгарыш» программасы буенча илнең теләсә кайсы ВУЗында белем алу мөмкинлегенә ия булачак, лауреат һәм җиңүчеләр республиканың кадрлар резервы составына кертеләчәк 🤩


Хыял-максатларыңны «Ел студенты» премиясе белән тормышка ашыр! 💫


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
✨М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе фән белән кызыксынучы яшьләрне барлый!✨

Фәнни проектлар язарга һәм якларга, фәннәр фестивалендә катнашырга, спорт белән шөгыльләнергә, иҗади чараларда катнашырга һәм каникулларыңны җылы мохиттә үткәрергә телисең икән – рәхим ит!

✨Үткәрелү вакыты: 31 октябрь – 6 ноябрь
✨Үткәрелү урыны: «Фәнсар» базасы, Алексеевск районы, Биләр авылы
✨Бәясе: 8750 сум
✨Гариза бирү өчен сылтама: selet.biz

«Фәнсар» уты һәрчак синең өчен яна! ❤️


Әйе, дустым, син дөрес аңладың. Нәкъ тә бүген кышкы Сәләт аланнарына гаризалар кабул итү кампаниясе старт ала! 💫

✨ «Алмаз» аланы (5-11 декабрь)
✨ «Галәм» аланы (5-11 декабрь)
✨ «Манзара» аланы (13-19 декабрь)
✨ «Тел» аланы (13-19 декабрь)
✨ «Биләр каласы» аланы (21-27 декабрь)
✨ «Рухият» аланы (21-27 декабрь)

Бизнес-проектлаштыру, PR һәм реклама, медиа, телләр өйрәнү, иҗат һәм архитектура – үзең теләгән юнәлешне сайла һәм selet.biz сайтында гаризаңны калдыр. Юллама бәясе – нибары 8750 сум 💫

Салкын кышларны бергә үткәрик!


📌 Сәләтле атна чаралары белән танышыр вакыт!

Дүшәмбене традицион рубриканы күзәтүдән башлыйк, Сәләт белән бер дулкында бул 💜


Бүген белем дөньясына мәхәббәт уяткан, һәрвакыт кирәкле сүзләр таба белгән, күңел җылысын биреп эшләгән шәхесләрнең бәйрәме 👨‍🏫

Укытучылар көне белән тәбриклибез сезне, хөрмәтле остазларыбыз! Йөрәк түреннән чыккан иң изге, иң җылы теләкләрне сезгә җиткерәбез 💐

Укучыларыгызны балаларыгыздай күреп, төпле киңәшләр биргәнегез өчен рәхмәт сезгә, мөгаллимнәребез! 🥰


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Тиздән төбәк «Сәләт» клублары өчен XXIV гамәли уку-укыту семинары узачак! ✨

Семинар кысаларында XII «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» исеменә лаеклы җиңүче билгеләнәчәк 🕊

• 12-18 октябрь
• «Йолдызлы» базасы


Сәләт клублары, сез семинарны кыздырырга әзерме? 🫶


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
«Олимп» БДИ, ТДИ һәм фән олимпиадаларына әзерлек мәктәбе синең гаризаңны көтә! 🤍

Мавыктыргыч дәресләр һәм интеллектуаль уеннар аша имтихан һәм олимпиадаларга әзерлек, кызыклы кичке чаралар, спорт – барысы да синең өчен!

✨Үткәрелү вакыты: 24-30 октябрь
✨Үткәрелү урыны: «Йолдызлы» базасы, Лаеш районы
✨Бәясе: 8750 сум
✨Гариза бирү өчен сылтама: selet.biz

«Олимп»ка менәр вакыт җитте! 🏔️


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Асылташлар һәм Гәүһәрташлар әби-бабайларын Өлкәннәр көне белән котладылар 🥹

«Сәләт — Алмагач» клубы оештырган остаханә кысаларында укучылар якыннарына матур теләкләр язылган открыткалар ясадылар һәм әби-бабайларына изге теләкләрен җиткерделәр 🫶

❤️ – афәрин сезгә, укучылар!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Сәләт «Алмагач» мәктәбендә Музыка көнен билгеләп үттеләр!🎼

24 нче номерлы балалар музыка мәктәб
е һәм «Гармония» мөгаллимнәр ансамбле халык җырларына багышланган концерт тәкъдим иттеләр. Мәктәп укучылары музыкаль инструментлар, халыклар мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша алдылар 💫


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Сәләтнең хыялларны чынга ашыра торган иң иҗади фестиваленә гаризалар кабул итүгә старт бирелде! 😍

Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивале юбилей сезонына иҗат дип янып торучы Сәләтлеләрне туплый 💫

Катнашу шартлары, номинацияләр, казыйлар шурасы һәм төп яңалыклар белән нигезләмәдә таныш һәм гаризаңны җибәр. Онытма: иң зур уңыш сине әле алда көтә! 💜


Көзнең икенче ае чараларга бай булачак! 🍁

Октябрь, һичшиксез, 2026 елның беренче көзге аланнары башлану белән истә калыр. Тагын нинди вакыйгалар көтелгәнен беләсең килсә, тизрәк афиша белән таныш, дусларыңа да җибәр ✨

Показано 20 последних публикаций.