MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Администрация СП Рятамакский сельсовет

1 Sep, 05:59

Открыть в Max Поделиться

1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. Бүген без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз.

Белем бэйрэме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!

Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.

Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар һәм, мәктәпне тәмамлап, белем алуның югарырак баскычына аяк басучы укучылар өчен әлеге көн аеруча да мөһим: бүгеннән алар тормышларының өр-яңа чорын башлыйлар дисәк тә, ялгыш булмас.

Әлеге катлаулы, ләкин шул ук вакытта мавыктыргыч дөнья сезнең барыгызны да шат елмаюлар, кызыклы танышулар һәм иң мөһиме–төпле белемнәре белән каршы алсын.

“Беләкле берне егар, белемле меңне егар”, - ди татар халык мәкале. Элек-электән татар милләте укымышлы, китаплы булуы, белемгә тартылуы белән аерылып торган. Алга таба да шушы кыйблабыздан тайпылмыйча, киләчәк өчен кирәкле һөнәрләр сайларга, илебезгә файдалы шәхес булып җитлегергә насыйп булсын.

Кадерле дуслар! Көзнең тәүге бәйрәме – 1 сентябрь сезнең барыгызга да муллык һәм иминлек алып килсен. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә бай булсын. Ил-көннәребез тыныч булсын 🙏

40
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat