🎉 Кичә, 6 октябрьдә, Әлмәт татар дәүләт драма театрында Азат Җиһаншин куелышында «Фатыйма» спектакле белән күптән көтелгән вакыйга — Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләренең ачылу тантанасы узды.
💭 Спектакль башланыр алдыннан сәламләү сүзе белән Әлмәт театрының директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева чыгыш ясады. Тамашачыларга сәламнәрен «Нур» театрының баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Җиһаншин да җиткерде. Кичәгә аерым ямь өстәп, пьеса авторы Зифа Кадыйрова үзе кунакка килде. Аның залда булуы артистлар өчен дә, тамашачылар өчен дә чын бүләк булды.
Тулырак: https://vk.ru/wall-42468449_33275