💥 Бүген район мәдәният сараенда Башкортстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чара узды.
💥 Илеш районы халкын төп бәйрәм белән Илеш районы муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты Фларис Шәйхетдинов һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәмил Нуриәхмәтов котладылар.
💥 Һәр чыгыш ясаучы районыбыз халкының хезмәт сөючәнлеген һәм төрле тармаклардагы уңышларын билгеләп үтте. Иң лаеклылары төрле дәрәҗәдәге һәм ведомстволардагы бүләкләр белән бүләкләнде.
💥 Районның иҗат коллективлары бәйрәмне матур чыгышлары белән бизәделәр. Кунакларны шулай ук күрше Татарстан Республикасыннан талантлы артистлар да сөендерде.
💐 Барыгызны да Башкортстан Республикасы көне белән котлыйбыз! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез! 🤗