MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Газета "МАЯК" Илишевский район РБ

11 Oct, 06:13

Открыть в Max Поделиться

💐Бәйрәм котлавы💐

💥 Хөрмәтле райондашлар!
💥 Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән дәүләт бәйрәме – Республика көне белән ихлас котлыйм.
💥 Республиканың дәүләт суверенлыгы турында Декларацияне кабул итүе вакыт сынавын уңышлы үтте – ул халык ихтыяҗларына җавап бирә. Бүген Башкортстан бай икътисади потенциалга, ныклы үсешле социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә - йортлар төзелә, һәр гаиләдә диярлек җиңел автомашина бар, балалар ВУЗларда, урта махсус уку йортларында укый, чөнки халыкның яшәешен яхшырту – республика Хөкүмәте, муниципаль район хакимияте сәясәтенең төп юнәлеше.
💥 Районыбызда авыл хуҗалыгы тотрыклы эшли, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрен модернизацияләү эзлекле башкарыла. Шатланмау мөмкин түгел: яңа туган сабыйлар саны арта бара. Ирешелгән уңышларга таянып, алга таба үсеш бурычларын билгелибез.
💥 Киләчәгебез югары технологияле эш урыннары булдыруга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген сизелерлек күтәрүгә бәйле. Безнең киләчәк – яшьләр кулында, аларга дәүләт тарафыннан ярдәм чараларын камилләштерү бик мөһим.
💥 Гомумән, районда һәр эш “кеше өчен, кеше мәнфәгатьләре хакына” дигән принциптан чыгып тормышка ашырыла. Район хезмәт ияләре моңа җавап итеп, һәр участокта тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтер, республиканың, Илешебезнең прогресс юлыннан алга баруына булышлык итәр, дип ышанам. Һәр илешлене Башкортстанның төп бәйрәме – Республика көне белән ихлас котлыйм, һәр гаиләгә иминлек, бәхет телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

191 8
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat