📸«Татар-информ» «Ә безнең түтәлдә...» фотоконкурсын игълан итте
🎁 Бүләкләр:
Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче «Татар-информ»нан бүләкләр алачак. Рәсми бүләкләү чарасы октябрь ахырында була. Ясалма рәвештә тавышлар җыю очраклары ачыкланса, эш конкурстан алына.
Конкурска нинди фотосурәтләр кабул ителә?
Безнең шартларда үстерелгән экзотик үсемлекләр;
Гадәти булмаган формадагы, төстәге һәм зурлыктагы яшелчәләр белән җиләк-җимешләр;
Кышка әзерләнгән үзенчәлекле тозламалар, кайнатмалар.
Ничек катнашырга?
Фотосурәтне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битегезгә #Аунаснагрядке хэштегы белән урнаштырыгыз. Язмада фамилиягезне, исемегезне, торак пунктыгызны күрсәтергә һәм бакчагызның нәкъ нәрсә белән таң калдыруы турында кыскача сөйләп китәргә кирәк. Катнашучының бите конкурс үткәрелгән вакытта ачык булырга тиеш, шулай ук оештыручылар белән элемтәгә керү өчен шәхси хәбәрләрне дә ачарга кирәк.
Конкурска 1 катнашучыдан 1 фотосурәт кенә кабул ителә.
Конкурсны үткәрү этаплары:
2026 елның 8-12 октябрь – гаризалар кабул итү.
13-14 октябрь – «Татар-информ» экспертлар составы 10 финалистны сайлап алачак.
15-19 октябрь – «Татар-информ» сайтында 10 финалист арасында тавыш бирү.
20 октябрь – җиңүчеләрне игълан итү.
🎁 Бүләкләр:
Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче «Татар-информ»нан бүләкләр алачак. Рәсми бүләкләү чарасы октябрь ахырында була. Ясалма рәвештә тавышлар җыю очраклары ачыкланса, эш конкурстан алына.