MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Интертат: иң популяр татарча медиа

9 Oct, 20:20

Открыть в Max Поделиться

Пост удален из Max 9 Oct, 20:22

«Муса» комиксының дүртенче сериясе

Муса Җәлил турындагы тарихның яңа сериясендә төп герой 2294 елгы Берлин буйлап юлын дәвам итә. Тикшеренү секторыннан качканнан соң, Муса, Эльза һәм Андре Түбән Берлинда яшеренеп тора. Әмма Мусаның төп максаты элеккечә кала: ул 1942 елга – үзенең элекке тормыш-көнкүрешенә кайтырга тели. Вакыт өзеклеге булганлыктан, ул булачак заманда беренче тапкыр пәйда булган урын гына аның өчен бердәнбер юл күрсәткече булып тора.

Юлда Муса киләчәк дөньясындагы кешеләрнең гадәти тормышы белән беренче тапкыр таныша. Бу дөньяда иске телләр көндәлек тормыштан юкка чыккан диярлек: кайбер сүзләр төрле гаиләләрнең сөйләмендә әле дә саклана, ләкин аларны башкалар алдында әйтү куркыныч. Андре белән бәйле күренеш аеруча әһәмиятле. Ул әбисенең тавышы яздырылган аудиоязманы сакласа да, әбисе сөйләгән телне үзе инде аңламый.

«Тавышсыз шәһәр» – Муса Җәлил, хәтер, тел һәм үткән белән киләчәк арасында сайлау турында фәнни-фантастик комиксның дүртенче сериясе.

33
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat