Шәрык клубы/ Клуб Шарык


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Искусство



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Искусство
Статистика

Шәрык клубында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина белән иҗади очрашу узды. Кичә бик җылы һәм ихлас атмосферада үтте.

Дания апа тормыш юлы, сәхнә еллары һәм иҗаты турында сөйләде. Тамашачылар зур игътибар белән тыңлады, сораулар бирде.🌹

Шәрык клубында кызыклы һәм файдалы кичәләр еш уздырыла — мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!😉

В Восточном клубе прошла творческая встреча с заслуженной артисткой России, народной артисткой Татарстана Данией Нуруллиной. Вечер прошел в очень теплой и искренней атмосфере.

Легендарная артистка рассказала о своем жизненном пути, годах на сцене и творчестве. Зрители слушали с большим вниманием, задавали вопросы.🌹

В Восточном клубе часто проходят интересные и полезные вечера — не упустите возможность!😉


Хөрмәтле укытучылар!🌷

Белем — иң зур байлык, ә сез — аның сакчылары. Сабырлыгыгыз, ихласлыгыгыз һәм йөрәк җылыгыз өчен рәхмәт. Укытучылар көне уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез! Укучыларыгызның рәхмәтен һәм уңышларын күреп яшәгез!📖💐


Уважаемые учителя!🌷

Знание — самое большое богатство, а вы — его хранители. Спасибо за ваше терпение, искренность и теплоту сердца. Примите искренние поздравления по случаю Дня учителя! Пусть вы всегда видите благодарность и успехи своих учеников! 💐📖


Бүген Шәрык клубында нәни дусларыбызга остаханә үткәрдек!

Киләсе очрашу 8 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә узачак✨

Шулай ук Шәрык клубында "Әнкәй теле" дип исемләнгән балалар өчен сәхнә теле дәресләре үтә. Билетлар Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда.

Сегодня в Восточном клубе прошёл мастер-класс "Маленькие ручки"!

Следующее занятие пройдет 8 ноября в 13:00 ✨

Также в Восточном клубе проходят мастер-классы по сценической речи на татарском языке. Билеты в продаже.


ОКТЯБРЬ АФИШАСЫ

・1 октябрь 19:00 - Иҗади очрашу | Дания Нуруллина

・2, 9, 16, 23, 30 октябрь 19:00 - ИСКЕ ИМЛӘ | Борынгы татар язуы курсы | Курс старотатарской письменности
Билет

・3, 10, 17, 24, 31 октябрь 14:00 - ӘНКӘЙ ТЕЛЕ | Балалар өчен татар телендә сәхнә теле дәресләре
Билет

・4 октябрь 13:00 - "Нәни куллар" остаханәсе | Мастер-класс для детей "Маленькие ручки"
Билет

・8 октябрь 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ
Билет

・10 октябрь 14:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Сөясеңме, сөймисеңме?.."
Билет

・18 октябрь 14:00 - "Күңел өчен" остаханәсе | Мастер-класс "Для души"
Билет

・21 октябрь 19:00 - Шигъри кичә | Булат Ибраһимов | Поэтический вечер
Билет

・22 октябрь 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ
Билет

・24 октябрь 14:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Мәңгелек буран" | "И дольше века длится день"
Билет

・29 октябрь 19:00 - Моңлы тарих | Татар халык җырлары | Татарские народные песни
Билет

⚡️Көн саен Сезне Шәрык клубында татар театры тарихы буйлап сәяхәткә чакырабыз. Экскурсияләр вакыты: 10:00, 12:00, 14:00, 16:00!


Бүген 19:00 сәгатьтә Шәрык клубында Дания Нуруллина белән Иҗади очрашу узачак!

Сезне көтеп калабыз
💚


Олылар көне котлы булсын! 🌷

Бүген безнең тормышыбызда иң кадерле кешеләр — олы буын вәкилләрен хөрмәтләү көне. Аларның гомер юлы безгә үрнәк, ә киңәшләре — алтыннан кыйммәт.

Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Якыннарыгызны, әби-бабаларыгызны исән-сау килеш озак еллар күрергә язсын. Аларга безнең җылылык һәм игътибар һәрвакыт кирәк.
_____________________________

Сегодня — день почтения самых дорогих людей, представителей старшего поколения. Их жизненный путь — для нас пример, а их советы — дороже золота.

Поздравляем всех с праздником! Пусть вам будет суждено долгие годы видеть своих близких, бабушек и дедушек здоровыми и счастливыми. Наша теплота и внимание нужны им всегда.

С праздником, дорогие наши старшие!🌹


«Әнкәй теле» балалар программасына кабул итү башланды!☀️

Балагызның татар телендә иркен сөйләшүен, сәхнәдә сынатмавын һәм үз фикерләрен төгәл җиткерә алуын телисезме? Без туган телне өйрәнүне һәм сәхнә сөйләме сәнгатен бер кызыклы курска берләштердек!

Дәресләрдә балагызны нәрсәләр көтә:
«Җанлы» татар теле:
 уеннар, әкиятләр һәм интерактив биремнәр аша тел мохитенә чуму.
Сәхнә сөйләме: дөрес сулыш алу, дикция һәм матур әйтелеш өстендә эшләү.

・ Киләсе айда узачак дәресләргә билетлар Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда: 3, 10, 17, 24, 31 октябрь 14:00

Дәресләр уен формасында һәм дустанә мохиттә уза. Балагызга үз-үзенә ышаныч һәм туган телгә карата мәхәббәт бүләк итегез!
_____________________________________

Открыт набор на уникальную детскую программу «Әнкәй теле»!

Хотите, чтобы ваш ребёнок свободно говорил на татарском языке, уверенно держался на сцене и чётко выражал свои мысли? Мы объединили изучение родного языка и искусство сценической речи в один увлекательный курс!

Что ждёт вашего ребёнка на занятиях:
«Живой» татарский язык: 
погружение в языковую среду через игры, сказки и интерактивные задания.
Сценическая речь: постановка правильного дыхания, чёткой дикции и красивого произношения.

・ Ближайшие занятия: 3, 10, 17, 24, 31 октября в 14:00. Билеты в продаже.

Занятия проходят в игровой и поддерживающей атмосфере. Подарите ребёнку уверенность в себе и любовь к родному языку!✨


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
СҮЗДӘШ | СӘХНӘ ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ 🎙️

Киләсе атнадан башлап һәр сишәмбе көнне 19:00 сәгатьтә Шәрык клубында "Сүздәш" дип исемләнгән сәхнә теле дәресләре узачак!

Курсларда сез:
- Дикциягезне һәм артикуляциягезне яхшырта;
- Сөйләмегезне сәнгатьле һәм эмоциональ үстерә;
- Дөрес суларга һәм тавыш белән идарә итәргә өйрәнә;
- Импровизация һәм текст белән эшләү техникасын үзләштерә;
- Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңә алачаксыз.

・Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак.

・Октябрь аенда узачак дәресләр: 6, 13, 20, 27 октябрь 19:00 сәгатьтә
・Билетлар Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда
・Яшь чикләве: 18+


Репост из: Татар ядкарьләре
Җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог
Әхмәтһади (Һади) Низаметдин улы Максуди (28.08.1868-28.06.1941)
#бу_көн_туган_көн
🔶1892 иҗекләп укырга өйрәтүче, гарәп графикасы нигезендә татарча уку һәм язуны тиз үзләштерү өчен иң яхшы ярдәмлек - «Мөгаллим әүвәл» («Беренче дәреслек») әлифбасын бастырып чыгара.
🔶«Мөгаллим сани» («Икенче дәреслек» – соңгы баскыч укыту өчен, 1902) – беренчесенең дәвамы, гарәпчә укырга-язарга өйрәтә.
🔶1910 елда «Төрки сарыфы» («Татар теле морфологиясе»), «Төрки имля кагыйдәләре» («Татар теленең орфография кагыйдәләре»), «Төрки нәхүе» («Татар теле синтаксисы») дәреслекләре әзерләп чыгара, грамматика һәм дөрес язу кагыйдәләрен бердәм нормага кертергә омтыла.
🔶Максуди язган гарәп теле дәреслеге «Әд-Дөрүс әш-шифаһия» («Гарәп телен өйрәнү буенча йөз дәрес», СПб., 1898) берничә тапкыр нәшер ителә, аны хәзерге мәдрәсә шәкертләре дә файдалана.
🔶«Русистан. Россия мөселманнары өчен рус телен үзлегеңнән өйрәнү буенча гамәли дәреслек...» («Русистан. Практический учебник-самоучитель русского языка для мусульман России...», 1911), «Французча «Мөгаллим әүвәл» (1913) һ.б. кулланмалар төзеп бастыра.

🔶1898 елда «Тәквими дивари» – татарча беренче дивар календаре бастыра.

🔶1927–1928 елларда Максуди башлыча фәнни һәм иҗтимагый-сәяси терминнарны туплаган зур хезмәтен – «Фәнни камус» (аңлатмалы сүзлеген) нәшер итү эшенә керешә. 1 нче томның 2300 сүз һәм төшенчәне эченә алган дүрт өлеше басылып чыга (барысы 4 том, 10 мең термин күздә тотыла). Сүзлектә термин-төшенчәләр фәннең аерым тармакларына нисбәтле рәвештә бүлекләргә бүлеп, параграф эчендә мәгънә ягыннан төркемләп урнаштырыла.


Бүген күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог – Әхмәтһади Максуди тууына 158 ел! 📖

Ул 1868 елның 28 сентябрендә Казан өязе Ташсу авылында, мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Татар морзалары Сөендековлар нәселеннән, Садри Максудиның абыйсы.

Казанда яшәп, «Касыймия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң укыта башлый, беренчеләрдән булып яңа ысул куллана. Төркия һәм Кырымда белем бирү тәҗрибәсен өйрәнә, И.Гаспринский чакыруы белән «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә укыта.

1906 елда «Йолдыз» газетасын ачып, татар матбугаты тарихына зур өлеш кертә. Казан шәһәр думасы гласные буларак, беренче татар китапханәсен – «Көтебханәи исламия»не ачтыра.

«Мөгаллим әүвәл» әлифбасы 30дан артык басма кичерә һәм казакъ, үзбәк, кыргыз, башкорт балаларына да татарча укырга-язарга өйрәтә.


Сегодня день рождения выдающегося общественного деятеля, педагога и издателя Ахметхади Максуди!

Он родился 28 сентября 1868 года в деревне Ташсу Казанского уезда, в семье муллы. Происходил из рода татарских мурз Сююндековых, был старшим братом Садри Максуди.

Живя в Казани, после окончания медресе «Касимия» начал там преподавать и одним из первых применил новый метод обучения. Изучал опыт преподавания в Турции и Крыму, по приглашению И. Гаспринского преподавал в медресе «Зынджырлы».

В 1906 году, основав газету «Йолдыз», он внёс огромный вклад в историю татарской печати. Будучи гласным Казанской городской думы, добился открытия первой татарской библиотеки — «Кутбханаи исламия».

Его букварь «Мугаллим авваль» выдержал более 30 изданий и помог детям казахов, узбеков, киргизов и башкир научиться читать и писать по-татарски.


Светлая память выдающемуся человеку!


ИСКЕ ИМЛӘ | Борынгы татар язуы курслары📜

Киләсе атнадан башлап һәр җомга кич Шәрык клубында иске имләне өйрәнү дәресләре узачак.

Дәресләрдә катнашучылар:
- искетатар язуының («иске имля») нигезләрен үзләштерәчәк;
- XIX — XX гасыр башы текстларын укырга өйрәнәчәк;
- искетатар язма теленең лексик һәм грамматик үзенчәлекләре белән танышачак;
- тарихи текстлар һәм кулъязмалар белән эшләү нечкәлекләрен өйрәнәчәк.

Курсны алып бара: Абдуссаттар Мунир Хайруллович.

💚Якынлашучы дәресәргә билетлар алып өлгерегез:
2,9,16,23,30 октябрь 19:00

ИСКЕ ИМЛЯ | Уроки старотатарской письменности 📜

Начиная со следующей недели, каждый пятничный вечер в Восточном клубе будут проходить занятия по изучению старотатарской письменности.

На занятиях участники:
- освоят основы старотатарской письменности («иске имля»);
- научатся читать тексты XIX — начала XX века;
- познакомятся с особенностями лексики и грамматики старотатарского письменного языка;
- получат практический навык работы с историческими текстами и рукописями.

Преподаватель: Абдуссаттар Мунир Хайруллович.

🖋️Успейте приобрести билеты на предстоящие занятия:
2, 9, 16, 23, 30 октября, 19:00


«Шәрык клубы»на театраль сәяхәт🏛

«Шәрык клубы»на театраль сәяхәткә чакырабыз – сәнгатькә кагылу һәм татар театрының сәхнә арты дөньясына күз салу өчен уникаль мөмкинлек.

Экскурсияләр көн дә 10:00, 12:00, 14:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә – һәр ике сәгать саен уздырыла. Бу – кунакларга театр дөньясы белән танышу өчен уңайлы вакытны сайлау форсаты!

Сезне нәрсәләр көтә?
・«Вакыт елгасы» – театр тарихын интерактив елъязма аша ача торган экран-дивар
・AR-буклет – киңәйтелгән чынбарлык ярдәмендә спектакльләргә яңача караш
・«Сәхнә арты» – виртуаль гримерка, костюмнар бүлмәсе һәм театр буйлап сәяхәт
・«Серле сәхнә» – спектакльләрдән алынган күренешләрне чагылдырган инсталляция
・«Театр. Тарих. Шәхес» – күренекле шәхесләр белән таныштырган интерактив китап
・Интерактив «Пазл»

Билет алу

Шәрык клубы – театр дөньясын тою, күрү һәм хәтта «яшәү» тәҗрибәсе.

Татар театрын яңа яктан ачыйк!
______________________________

Театральное путешествие в «Шәрык клубы»🏛

Приглашаем вас в «Шәрык клубы» на театральное путешествие – уникальную возможность прикоснуться к искусству и заглянуть за кулисы татарского театра.

Экскурсии проводятся ежедневно каждые два часа: в 10:00, 12:00, 14:00 и 16:00, позволяя посетителям выбрать наиболее удобное время для знакомства с миром театра.

Что вас ждёт?
・ «Река времени» – экран-стена с видеолетописью театра
・ AR-буклет с эффектом дополненной реальности
・ «Закулисье» – виртуальная гримёрная, костюмерная и прогулка по театру
・ «Призрачная сцена» – инсталляция с эффектом полного погружения
・ «Театр. История. Личность» – интерактивная книга о выдающихся деятелях.
・ Интерактивный «Пазл»

Приобрести билеты

Это больше, чем экскурсия – это возможность почувствовать театр, стать его частью и увидеть его с новой стороны.

Ждём вас каждый день!💚


Махсус иҗади очрашуга чакырабыз! ✨

«Шарык» клубында гаҗәеп шәхес — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дания Нуруллина белән очрашу узачак.

Бу сәхнәнең чын легендасы белән янәшә булу, иҗади тормыштан тарихлар ишетү, театр атмосферасына үтеп керү — һәм, әлбәттә, үз сорауларыңны яраткан актрисаңа бирү өчен сирәк мөмкинлек.

・1 октябрь 19:00
・«Шарык»клубы
Татарстан урамы, 8 йорт
・Билетлар сатуда

Килегез, чын-чынлап җылы һәм илһамландыргыч булачак! 💛
_________________________________

Приглашаем на особенную творческую встречу! ✨

В Восточном клубе состоится встреча с удивительной личностью  — заслуженной артисткой России, народной артисткой Татарстана, лауреатом Государственной премии имени Г. Тукая — Дания Нуруллиной.

Это редкая возможность побыть рядом с настоящей легендой сцены, услышать истории из творческой жизни, проникнуться атмосферой театра — и, конечно, задать свои вопросы любимой актрисе.

・1 октября 19:00
・Восточный клуб
ул. Татарстан, д.8
・Билеты в продаже

Приходите, будет по-настоящему тепло и вдохновляюще!
💛


Бүген Шәрык клубы җитәкчесе Гөлдания Зиннатова "Тәртип" радиосында кунакта булды.

"Тәртип" радиосы алып баручысы Ләйлә Гыймадиева белән бергә Шәрыкта яңа сезонда уздырыла торган чаралар турында сөйләштек. Гөлдания чараларны ничек уйлап табуы хакында серләрен ачты, бер клуб кысаларында иске имлә дәресләреннән алып ораторлар курслары һәм татарча стендап ничек барлыкка килгәнен сөйләп китте.

Ә без Шәрык клубында Тартарстан урамы 8 йорт адресы буенча һәркемне көтеп калабыз. Чараларыбыз Камал театрының сайтында.

Сегодня руководитель Восточного клуба Гульдания Зиннатова была в гостях на радио "Тартип".

Вместе с ведущей радио "Тартип" Лейлой Гимадиевой мы поговорили о мероприятиях Восточного клуба. Гульдания поделилась секретами своего подхода к созданию проектов, рассказала, как в рамках одного клуба сочетаются уроки старотатарского письма, курсы ораторского мастерства и татарский стендап.

А мы ждём всех желающих в стенах Восточного клуба по адресу ул. Татарстана, 8. Наша афиша на сайте театра Камала


"Күңел өчен" остаханәсенә рәхим итегез! ✨

Приглашаем на творческий мастер-класс "Для души"!

・18+
・27 сентябрь 14:00
・Татарстан, 8
・Билет


"СүзДәш" – СӘХНӘ ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ | 22 СЕНТЯБРЬ 19:00 🎙

Яхшы сөйләшергә, халык алдында чыгыш ясаудан куркудан котылырга һәм үзегезне халык алдында тота белергә өйрәнергә телисезме?

Без сезне сәхнә сөйләме курсларына чакырабыз!
Курсларда сез:
- Дикциягезне һәм артикуляциягезне яхшырта;
- Сөйләмегезне сәнгатьле һәм эмоциональ үстерә;
- Дөрес суларга һәм тавыш белән идарә итәргә өйрәнә;
- Импровизация һәм текст белән эшләү техникасын үзләштерә;
- Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңә алачаксыз.

・Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак.
・Сынаулы (бушлай) дәрес: 22 сентябрь 19:00
・Теркәлү Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында
・Дәресләр октябрь аеның һәр сишәмбесендә 19:00 сәгатьтә үтәчәк
・Яшь чикләве: 18+


Шәрык клубында кунакта! ✨

В гостях в Восточном клубе были студенты Казанского государственного медицинского университета!

Приглашаем и вас посетить наши экскурсии и мероприятия!

Сезне дә экскурсия һәм чараларыбызга көтеп калабыз!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
ТАТАРЧА СТЕНДАП 🔥| 24 СЕНТЯБРЬ 19:00 | ШӘРЫК КЛУБЫ

Дуслар, сезне 24 сентябрь көнне Шәрык клубында узачак ТАТАРЧА СТЕНДАП кичәсенә чакырабыз!

Көлү, актуаль темалар, таныш тормыш хәлләре һәм кызыклы ачышлар – барысы да бу чарада.

Рәхим итегез!
Билетлар сатуда


ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 📽️
"САГЫНЫРСЫЗМЫ?.."

Әлеге спектакль 2019 елгы конкурс җиңүчесе булды һәм шул ук вакытта театр репертуарына керде.

Спектакль авторларына аны нәрсә кызыклы итте? Яңалык, ихласлык, мәгънә һәм провокацияләр.
Вакыйга көчле давыл вакытында бара. Иске автовокзалда төрле кешеләр җыелган: депутат, пенсионер, сәүдәгәр, һ.б.. Барысы да тизрәк китәргә тели. Кемнең иртәгә очрашуы бар, кемнең очыш билеты "яна", кемнең исә өйгә юлы бик озакка сузылган. Әмма элемтә юк, рейслар юк, таксилар юк, ә давыл агачларны йолкый. Сәфәрчеләр бу урында автобус килгәнче бергә булырга мәҗбүр.

Әлеге притча тамашачыны мәхәббәт һәм нәфрәт, бурыч һәм намуссызлык, җинаять һәм җәза, иман һәм өметсезлек, мәңгелек һәм вакытлы кыйммәтләр турында уйланырга чакыра.

_______________________________

ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ
"НА ЗАКАТЕ"


"На закате" победила на конкурсе 2019 года и сразу вошла в репертуар театра. Чем пьеса привлекла авторов? Новизной, искренностью, неоднозначностью и смысловыми провокациями.
Действие — во время страшной бури. В старом автовокзале собрались разные люди: депутат, зэк, пенсионер, дистрибьютор. Все хотят уехать — у кого важная встреча, у кого «горит» билет, кто-то застрял на пути домой. Но связи нет, рейсы отменены, такси разъехались, ураган вырывает деревья. Путникам остаётся ждать судьбоносный автобус и провести это время вместе.
Современная притча заставляет задуматься о любви и ненависти, долге и бесчестии, преступлении и наказании, вере и опустошении, вечных и преходящих ценностях, а также о праве человека называться венцом творения.


・12+
・19 СЕНТЯБРЬ 14:00
・Шәрык клубы (Татарстан, 8)
・Билет


Бүген, 15 сентябрьдә, татар драматургиясе һәм театрының күренекле шәхесе Кәрим Тинчуринның туган көне!

Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елда Пенза өлкәсе Спас районының Аккүл-Тараклы авылында дөньяга килә.

Ул — танылган драматург, актер, режиссер, педагог һәм ТАССРның атказанган артисты (1926).

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1910 елда «Сәйяр» труппасына килә. Аннары Татар драма артистлары труппасын оештыруда катнаша, ә 1922 елдан Казандагы Беренче татар дәүләт театрының баш режиссёры була. 1929 елдан Татар академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссёры вазыйфаларын башкара.

Кәрим Тинчурин иҗаты татар театры тарихында тирән эз калдырды. Ул «Хәләл кәсеп», «Шомлы адым», «Назлы кияү» кебек комедияләр, шулай ук Сәйдәшев белән берлектә «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» кебек легендар музыкаль драмалар иҗат итте.

Аның мирасы бүген дә сәхнәләрдә яши, ә иҗаты татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли.

К. Тинчуринның туган көне хөрмәтенә бүген 18:00 сәгатьтә Шәрык клубында аның әсәренә куелган "Җилкәнсезләр" видеоспектакль күрсәтелә. Рәхим итегез!
_____________________________

Сегодня, 15 сентября, день рождения выдающегося деятеля татарской драматургии и театра Карима Тинчурина!

Карим Галиевич Тинчурин родился в 1887 году в селе Аккуль-Тараклы Спасского района Пензенской области.

Он — известный драматург, актёр, режиссёр, педагог и заслуженный артист ТАССР (1926).

После окончания медресе «Мухаммадия» в 1910 году он пришёл в труппу «Сайяр». Затем участвовал в организации труппы татарских драматических артистов, а с 1922 года стал главным режиссёром Первого татарского государственного театра в Казани. С 1929 года исполнял обязанности художественного руководителя и главного режиссёра Татарского академического театра.

Творчество Карима Тинчурина оставило глубокий след в истории татарского театра. Он создал такие комедии, как «Хәләл кәсеп» («Честный заработок»), «Шомлы адым» («Тревожный шаг»), «Назлы кияү» («Нежный зять»), а также легендарные музыкальные драмы «Сүнгән йолдызлар» («Угасшие звёзды»), «Казан сөлгесе» («Казанское полотенце»), «Зәңгәр шәл» («Голубая шаль») в соавторстве с Сайдашевым.

Его наследие живёт на сцене и сегодня, а его творчество воспитывает любовь к татарской культуре.

Сегодня в 18:00 в честь дня рождения К. Тинчурина в Восточном клубе состоится показ видеоспектакля «Җилкәнсезләр», поставленного по его произведению. Приглашаем вас! (Видеоспектакль без субтитров на русском языке)

Показано 20 последних публикаций.