Хыялларым канат җәя иде.
Алар оча иде яктыга.
Кара белән яздым ак дәфтәргә,
Акбур белән яздым тактага.
Таң калдырды хәят бизәкләре,
Илтте язмыш әллә кайларга,
Күпме йөреп җирдә, ике төстән
Өйрәнмәдем – кайсын сайларга?..
Кире кайтсам әгәр үткәннәргә,
Мөмкин булса яшәү яңадан,
Дәресләрдән тик бер сабак алыр идем –
Акны аерырга карадан.
Нигә алай? Тынга бирми сорау,
Мөмкин түгел моны аңлатып, -
Акны каралтуы нигә җиңел,
Ә караны булмый агартып?..
Ямьле итим дисәң тирә-якны,
Иң кирәкле төсләр аз була;
Кемнәр әйтер, гамәл дәфтәреңә
Нинди төскә манып языла?!
Безнең дөнья төрле төстә иде,
Караңгы да иде, якты да.
Кара белән яздык ак дәфтәргә,
Акбур белән яздык тактага.
ДИНАР ХӨСНЕТДИНОВ