MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

14 Sep, 09:14

Открыть в Max Поделиться

Бу матур шигырьне🖊 монда калдырыйм әле. Сүзләре күңелләргә үтеп керә❤️

Хәерле көн, дүшәмбе иртәсе белән, дуслар!

Сагынам мин гомеремнең бала-чагын
Авыл өйләренең 🏡шау- гөр килеп торган чагын.
Иртәләрен өниемнең ❤️уятканын
Балам диеп кочып -сөеп яратканын.

Сагынам мин гомеремнең бала чагын
Сызылып кына алсу таңнар аткан чагын.
Яланаяк чирәмнәрдә чапкан чакны,
Урамнардан гөрләвекләр аккан чакны.

Сагынамын гомеремнең бала чагын
Әти-әни,әби, туганнарым бергә чагын
Туып үскән нигеземнең ямьле чагын🏡
Эх, син язмыш ,кая калды мондый чагым?!!

Сагынамын иртән көтү китүләрен🐄
Урам тутырып кичен өйгә кайтуларын.
Яшь кызларның көянтәле чиләк асып
Безнең очтан чишмә суы ташуларын.

Сагынам мин гомеремнең бала чагын
Морҗалардан кара төтен чыккан чагын.
Бозга туңган бияләйнең мич кырында ❄️
Таң атканчы кибеп, хәтта, көйгән чагын.

Сагынам мин телефонсыз📲балачакны
Ул самими,ул хыялый бала чакны.
Бергәләшеп зур табында сөт- катыкка
Бәрәңгене манып- манып ашаган чакны.

Сагынам мин таудан чана шуган чакны
Кар❄️атышып, сугышып канга баткан чакны
Әниләрнең ни булса да ,безнең өчен
Һәрвакытта күңелләре тыныч чакны.

Сагынам мин гомеремнең балачагын
Басуларда бәрәңгеләр алган чагын
Көл өстендә тәгәрәп пешкән бәрәңгенең
Һичкайчан да авызымнан китмәс тәмен.

Сагынам мин чөгендерле басуларны
Ничек эшләп чыгыйм?,-диеп ярсуларны?!!!
Юк чөгендер, юк бәрәңге, юк балачак
Ә алар бит йөрәгемдә гел калачак!!!
Син гүзәл дә, син гади дә , эх, балачак!!!

📝 Миләүшә ТӨХФӘТУЛЛИНА шигыре
💬 Комментарии (28)

29.2k 820
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat