***Хатирәле авыл тормышы***
Каңгылдаша казлар иртә таңнан,
Аваз сала әтәч кычкырып.
Сыерларда мөгерәп эндәшеп куя,
Атта куя шулчак пошкырып.
Авыл тормышы үзенчәлекле ул,
Авыр хезмәт булсада тузәрлек.
Бетмас-төкәнмәс эше өелеп тора,
Мәшәкатье аның җитәрлек.
Басу- кырда,тимер атлар йөри,
Гөрелтесе ишетелә ерактан.
Игенчеләр кырда бил бөгәләр,
Куреп устек без балачактан.
Яшүсмер чор эшләп ускән буын,
Тайчанмадык хезмәт яраттык.
Авылыбыз газиз төбәгебездә,
Гөлләр илендә чәчкәләр аттык.
Авыл тормышы таңнан башланып китә,
Көн озын гел хәрәкәт итәсең.
Караңгы төшкәч,утлар кабынгачтын,
Өйгә төнлә кайтып җитәсең.
Хезмәт бит ул,кеше тәрбияли,
Өнди туры юлдан барырга.
Ак доньяда адашып йөрмәскә,
Тормышта үз юлыңны табырга.
Эшне сөйсәң,урның түрдән булыр,
Күңел рухын артыр, кимемәс.
Туган җирлегеңдә яшәгәндә,
Чит төбәктә җаның тилмермәс.
Без барыбыз авыл балалары,
Кайда туып үскәнне онытмыйк.
Яшел келәм җәелгән җирлегебез,
Туган авылыбыз өчен җан атыйк.
Табигаткә бай туган җиребез,
Чишмәләре,болын, күлләре.
Җәйрәп ята басу иген кырлар,
Йомшак аның искән җилләре.
Урманнарда биек агачлар үскән,
Нарат,каен,имән,чыршылар.
Талантлылар үскән шул төбәктә,
Каләм иясе,,гармунчы, җырчылар.
Җиләк,гөмбә,чикләвек җыябыз,
Аланлыкта бихисап алар.
Эш сөючән гадел юллар аша,
Тормыш юлын үзенчә җайлар.
Чишмәләрнең татлы суын эчеп,
Табигатька сокланып яши.
Авыл кешеләре эшкә батыр,
Сабыр итә, түзә ул дәшми.
Ухалланы сөйрәп тарта идек,
Йөк төялгән арба нык авыр.
Яшь чагыннан эшне сөеп үстек,
Түземле булдык үзебез сабыр.
Авырлыклар безне чыныктырды,
Көчле булып үстек барыбыз.
Туган авыл,гүзәл табигаткә,
Яшәү дәверенда тугры калырбыз.
Фәридә Ибраһимова.
9.10.26.
✅ Мы в Max l Наш Чат
Каңгылдаша казлар иртә таңнан,
Аваз сала әтәч кычкырып.
Сыерларда мөгерәп эндәшеп куя,
Атта куя шулчак пошкырып.
Авыл тормышы үзенчәлекле ул,
Авыр хезмәт булсада тузәрлек.
Бетмас-төкәнмәс эше өелеп тора,
Мәшәкатье аның җитәрлек.
Басу- кырда,тимер атлар йөри,
Гөрелтесе ишетелә ерактан.
Игенчеләр кырда бил бөгәләр,
Куреп устек без балачактан.
Яшүсмер чор эшләп ускән буын,
Тайчанмадык хезмәт яраттык.
Авылыбыз газиз төбәгебездә,
Гөлләр илендә чәчкәләр аттык.
Авыл тормышы таңнан башланып китә,
Көн озын гел хәрәкәт итәсең.
Караңгы төшкәч,утлар кабынгачтын,
Өйгә төнлә кайтып җитәсең.
Хезмәт бит ул,кеше тәрбияли,
Өнди туры юлдан барырга.
Ак доньяда адашып йөрмәскә,
Тормышта үз юлыңны табырга.
Эшне сөйсәң,урның түрдән булыр,
Күңел рухын артыр, кимемәс.
Туган җирлегеңдә яшәгәндә,
Чит төбәктә җаның тилмермәс.
Без барыбыз авыл балалары,
Кайда туып үскәнне онытмыйк.
Яшел келәм җәелгән җирлегебез,
Туган авылыбыз өчен җан атыйк.
Табигаткә бай туган җиребез,
Чишмәләре,болын, күлләре.
Җәйрәп ята басу иген кырлар,
Йомшак аның искән җилләре.
Урманнарда биек агачлар үскән,
Нарат,каен,имән,чыршылар.
Талантлылар үскән шул төбәктә,
Каләм иясе,,гармунчы, җырчылар.
Җиләк,гөмбә,чикләвек җыябыз,
Аланлыкта бихисап алар.
Эш сөючән гадел юллар аша,
Тормыш юлын үзенчә җайлар.
Чишмәләрнең татлы суын эчеп,
Табигатька сокланып яши.
Авыл кешеләре эшкә батыр,
Сабыр итә, түзә ул дәшми.
Ухалланы сөйрәп тарта идек,
Йөк төялгән арба нык авыр.
Яшь чагыннан эшне сөеп үстек,
Түземле булдык үзебез сабыр.
Авырлыклар безне чыныктырды,
Көчле булып үстек барыбыз.
Туган авыл,гүзәл табигаткә,
Яшәү дәверенда тугры калырбыз.
Фәридә Ибраһимова.
9.10.26.
✅ Мы в Max l Наш Чат