MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Әниләр мәчете 🕌

1 Oct, 08:49

Открыть в Max Поделиться

Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеге турында Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдистә шулай ди:
«Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел»(ягъни ул Аллаһ һәм Мөхәммәд ﷺ күрсәткән юлдан бармый) (Табарани).
Бу хәдис олыларга хөрмәт күрсәтү Ислам динендә зур урын алып торганлыгын аңлата.
Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш? Моның төп сәбәбе өлкән кешеләрнең зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуына һәм дөньяда күпне күрүенә бәйле. Менә шуңа күрә дә алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә ала. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшьләргә караганда күбрәк. Шуңа Аллаһ Тәгалә һәм Мөхәммәд ﷺ аларны хөрмәт итәргә куша.
Яшь кеше үзеннән өлкәннәргә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач аның үзенә дә шундый ук хөрмәт күрсәтәчәкләр. Пәйгамбәребезﷺ әйтә: 
«Әгәр дә яшь егет өлкән яшьтәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгеләячәк» (Тирмизи).
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler

7k 6 88
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat