🕊️ Коръәндә телгә алынган очмый торган кош.
Изге Коръәндә («Әл-Исра» сүрәсе, 13 нче аять) гаҗәеп бер образ бар:
وَكُلَّ إِنسَانٍ أَلْزَمْنَاهُ طَائِرَهُ فِي عُنُقِهِ ۖ وَنُخْرِجُ لَهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ كِتَابًا يَلْقَاهُ مَنشُورًا
«Һәрбер кешегә Без аның кошын (ягъни кылган гамәлләрен һәм язмышын) аның муенына бәйләдек. Кыямәт көнендә Без аңа ачылган китапны күрсәтәчәкбез».
Бу аятьне укыганда күпләр гаҗәпләнә: бу нинди сәер кош? Ни өчен ул муенга бәйләнгән?
✅Ни өчен «кош» طائر?
Җаһилият заманында гарәпләр юлга җыенганда яки ниндидер эшне башлар алдыннан кошларны куып кузгата торган булганнар: әгәр кош уңга очса — моны изге билге дип санаганнар, ә сулга очса — начарлыкка юраганнар. Соңрак «таир» (кош) сүзе белән кешегә эләгә торган өлеш, язмыш һәм аңа килгән барлык яхшылык яки яманлыкны атый башлаганнар.
✅Коръән алар өчен гадәти булган бу сүзне, аларның бу күзаллауларын төзәтү өчен кулланган. Ул кешенең «таире» — бәхет яки бәхетсезлек турында күрәзәлек итү өчен кулланылган кош түгел, ә аның үзенең гамәлләре һәм кылган эшләре икәнлеген аңлаткан. Бу гамәлләр кешедән аерылмыйча ияреп бара һәм алар өчен ул үзе генә җавап бирәчәк.
Аллаһ безнең гамәл дәфтәребезне якты кылсын!🤲
#коръән #ислам #тәфсир #аятьләр #язмыш #гамәлләр #дин #мөселманнар #татарча
➡️Якыннарыңа җибәр!
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler