МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Блоги


🍝Рецепты
🏡Лайф контент
🥒Садоводство
Менеджер по рекламе: https://iimax.ru/Ansafovna
Связь: https://iimax.ru/milechka_tatar

Зарегистрирован в РКН
Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Блоги
Статистика

Бәрәңгедән дә тәмле әйбер юк инде😇
Янына балык та булса🔥

Чәйгә блинчик та пешереп алдым🙏🏻Рецептын алдагы постта калдырып үтәм⬇️


Әбисе колясканы бирми миңа😀Мин бит аңа таянып йөрим ди))

Урамда матур, җиле салкынча дөрес.


Видели новую презентацию Apple?

Кстати, подробный разбор презентации в канале АППЛЕС116 — там собрали самое интересное и рассказали, чего ждать от новинок.

А 18 Pro и Pro Max уже в продаже, можно протестировать в магазине @apples116 на Муштари, 19🔥

Цены можно посмотреть на apples116.ru — там же удобно сравнить модели и оформить заказ.

И подписывайся на канал магазина техники в Казани @apples116, чтобы приобретать технику по лучшим ценам!

Для еще большей выгоды лови промокоды!👇

📌 «ТАТАР500» - скидка 500₽ на Apple Watch, AirPods, Apple Pencil, Garmin, Instax и DJI

📌 «ТАТАР1000» - скидка 1000₽ на iPhone, iPad, MacBook, Samsung S и Z серии, Dyson, PlayStation 5 и Canon

Промокоды действуют 30 дней — сохраняйте, чтобы не потерять.

Erid 2Vtzquwqnha
Реклама ИП Сальникова В.Б. ИНН 166022005011


Иртәгә Кукмарага кайтабыз, Аллаһ боерса.

“Кладовой”дан товарлар заказать иттем. Заготовкалар авылга🙏🏻😌

Шулай әти - әниләрне сөендереп торырга яратам инде мин🤲🏻😇


Муравейник

Рецепты:

Камыр:
📝 Акмай 250 гр
📝 Шикәр комы 0,5 стакан
📝 Йомырка 2 шт
📝 Сода бераз
📝 Он 400 - 500 гр

Крем:

📝Сгущенка 1 банка (әни ясаган)

Каты майны кыргыч аркылы кырасыз, шикәр комы кушып яхшылап болгатасыз. Аннан калган ингредиентларны кушасыз.

Әзер камырны холодильникта 1 сәгать тотасыз. Вакыт үткәч, камырны иттарткычтан чыгарасыз.

Камырны табага җәеп, духовкада 30 - 35 минут пешерәсез (180 градус)

Пешкән камырны табакка салып бераз суытасыз, өстенә крем агызасыз. Таучык ясап куясыз. Тәмле булсын❤️


Беркөнне бәйләү турында сөйләшеп алган идек😇

Әтинең апасы картиналар чигә. Шундый матур🔥 Кул остасы🥰

Чигәргә яратучылар бармы? Фотолар җибәрегез әле сездә🤗


Матур фото таптым әле😍

Әти, апам һәм мин😊 Бабай санаторийдан апам белән икебезгә бер үк күлкәк алып кайткан иде.

Шуны киеп фотосессия ясадык) Фотоаппаратка төшеп мәш килә идек. Фотоны чыгарырга Мамадышка бара идек.

Күңелле вакытлар😊 Бүгенге көндә кулга тотып карый торган фотолар сирәк күренеш, телефоннан гына карыйбыз)

Сез фотоларны чыгарттырасызмы яисә телефоннан гына карыйсызмы?)


Хәерле иртә, дусларым!

Резко гына салкыннар башлануга ияләнеп бетеп булмый бит әле🥹

Исәнлек булсын🤲🏻😇


Җиңүче Альбина🤲🏻🔥

Чын күңелдән котлыйбыз! Бүләкне тапшырдым!🤗😇


Кичкә пешергән ризыкларым😌
Цукаты кибә. Рецептын иртәгә искә төшерермен, Аллаһ боерса.

Хәзер Ильярны йоклатам, аннан ашыйм, розыгрышка нәтиҗә ясыйм, табак савытын юам һәм ятып йоклыйм😀

Табак савытын пычранган саен юасызмы? Әллә инде җыелгач, ашарга пешереп бетергәч юасызмы?😌 Мин җыелгач))


Easy Cleanның (җиңел җыештыру) швабрасын күрсәтеп торам сезгә🤗

✅Куллар пычранмый, юешләнми
✅Швабрага бер ел гарантия
✅Вак чүпләрне, чәчләрне җыя
✅Җиһаз асларын юарга уңайлы
✅Идәнне юганда иелеп ятасы юк
✅Швабра 360 градуска борыла, шкаф асларын, кул Керми торган җирләрне юарга уңайлы
✅Насадкасы микрофибрадан, бик яхшы корыта.

Идәннән тыш, тәрәзәләрне, стенаны юарга мөмкин. Мондый швабра һәр хатын - кызда булырга тиеш минемчә. Өйдәге эшләрне күпкә җиңеләйтә.

Әлеге фирманың башка товарларын да кулланам. Яхшы, ошый😇

Ссылтамасы⬇️

wildberries.ru/catalog/333240553/detail.aspx

Артикул:
Wb 333240553


Бүген төшке ашка минтай балыгы + карабодайдан спагетти + лечо🙏🏻

Урамга чыгып җитеп булмый әле бүген. Карлы - яңгыр ява. Сездә дә шулаймы?


Цукаты ясап йөрим😌

Әле киптерәсем бар хәзер)

Әни ясый торган рецепт буенча ясадым, порциясен кенә киметтем. Апельсин согын күбрәк иттем😇


Сарымсак утырттыгызмы әле, дуслар?)

Гадәттә 25 сентябрь - 15 нче октябрь утырталар. Һава торышына карап. Көндез температура якынча +5...+10 булырга тиеш. Төнлә бераз катырса да була🙏🏻



Дуслар, бүген 6 җиңүчене сайлап алачакбыз, Аллаһ боерса😌

Барыгызга да уңышлар!

Кереп катнашыгыз
⬇️

https://max.ru/milechka_tatar/AaDUHsKJVVw





Хәерле иртә, дусларым!
Әйбәт кенә йоклап тордыгызмы?🥰

Әнием бакчадагы чәчәкләрдән букет ясап куйган. Урамда салкын булгач, чәчәкләр өйне ямьләп утыралар, Сөбханаллаһ🤲🏻🥰

Бәхет кояшы елмайсын,
Теләкләр кабул булсын!
Иртәнге чәйләр тәмле,
Шифалы булсын!

🤲🏻🤲🏻🤲🏻


Бу көннәрдә алма киптердем🤗

Иртәгә цукаты ясыйсы булыр, Аллаһ боерса😇

Тәмле йокы барыгызга да🤲🏻


Киноа ярма ул, дуслар)
Кыяфәте буенча орлыкка да охшаган)

Составында аксым күп. Ризык алмаштырырга менә дигән)


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бу рубриканы яраттыгыз🙏🏻

Эх, бу давлениеларны… Сикереп тормасын иде ул. Йөрәк яхшы эшләсен барыбызның да🤲🏻

Показано 20 последних публикаций.