MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!

9 Sep, 17:18

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
"Бүген Мөслим-Әлмәт юлының 53 нче километрында - Михайловка юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Питбайк белән идарә иткән 14 яшьлек үсмер мәктәптән кайтканда каршы як полосага чыга һәм "Лада-Ларгус" машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике транспорт та техник зыян ала, укучы бала Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатыла. 2012 елгы үсмер Михайловка мәктәбеннән туган авылы Элемтәгә кайтып барган булган. Юлларда сак йөрсәгез иде!" - дип кисәтә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Питбайк ул - спорт инвентаре, транспорт чарасы түгел! Аның белән гомуми файдаланудагы юлларга, юл кырыйларына һәм тротуарларга чыгу тыела.

"Әгәр 16 яшьтән кечерәк яшүсмер юлда питбайк белән идарә иткәндә тотылса, җаваплылыкны аның әти-әнисе яки законлы вәкилләре алачак. Яшүсмерне тәрбияләү бурычын үтәмәгән өчен әти-әниләрне РФ КоАП 5.35 маддәсе, шулай ук идарә итүне хокуксыз затка тапшырган өчен РФ КоАП 12.7 маддәсенең 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, штраф күләме 30 мең сум тәшкил итә", - дип искәртә Феликс Мәгъданов.

Феликс Мәгъданов фотолары.
#иминлек

589 7
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat