Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Латыйпова «Туган (татар) тел һәм туган (татар) тел әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм татар теле буенча Халыкара олимпиада призерларын, җиңүчеләрен әзерләгән өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт яисә муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын акчалата бүләкләү” конкурсы җиңү яулады.
2025-2026 нчы уку елында Алсу Галиевна татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм халыкара олимпиадаларда 6 призёр әзерләде.
Конкурска барлыгы 37 гариза килгән. Бәяләү барышында олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призёрлар саны, 2026 елда олимпиаданың йомгаклау этабында катнашу нәтиҗәлелеге, шулай ук соңгы 3 елда җиңүчеләр һәм призёрлар санының уңай динамикасы исәпкә алынган. Конкурс нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 13 җиңүче билгеләнгән.
Фото - Мөслим лицееннан.
#Мөслим_мәгарифе