MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
«Өмет» | «Омет»

18 May, 09:03

Открыть в Max Поделиться

Түгәбез күпме акча

Тузганак басты дөньяны,
Бик нык файдалы диләр...
Бар өлеше дә шифалы,
Вареньега, каһвәгә дә,
Салатка да бер дигән.

Ул кычытканны әйтмим дә,
Май аенда файдасы...
Үзеңә дә, тавыкка да,
Салатка, ашка, ухага....
Витамин җыелмасы.

Әрекмән онытылмасын!
Ракны да җиңә хәтта...
Яфрагын сыгып сутын эч,
Тамырын да туңдырып куй,
Әрәм булмасын тәккә.

Ул мокрицаның файдасы?!
Бар чирең бетәр, куллан!
Кирәк кеше килеп җыйсын,
Бар кешегә дә җитәрлек,
Бөтен бакчабыз тулган.

Канлы үләнне онытмыйк,
Төзәтә бар яраны...
Чәчәк аткач җыеп куеп,
Тик агулы,бик сак кына
Кулланырбыз аннары.

Бакчаны басты,туйдырды,
Каян чыкты бу билчән?!?
Инде бу файдасыз дисәң...
Бөтен ялкынсынуларны
Тиз генә баса икән.

Туйдырды бу алабута
Кирәкмәс чүп дидем дә...
Файдасы күпкырлы икән,
Ачлык чорда да күпләрне
Саклап калган үлемнән.

Дарулар алабыз, күпләп,
Түгәбез күпме акча....
Өстенә басып йөрибез...
Сихәтле чүп үләнннәре
Аяк астында ята.

Мөршидә Гафарова.

17.7k 103
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat