MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
«Өмет» | «Омет»

13 Aug, 09:00

Открыть в Max Поделиться

ИРЛӘРДӘН СӘЛАМ!👋

Ярый, малай, ир булганмын-
Иртән торып чәй куймыйм.
Бала укуын тикшермим,
Аш пешермим, кер юмыйм.

Тугыз ай корсаклы йөреп, Бала табасы да юк,
Төн йокламый, көйләп-чөйләп,
Аны карасы да юк!

Еламаса яратабыз,
Кайчак алып сөябез,
Бала туса, бер атналап,
Җинау "юа" беләбез.

Борчылмыйбыз чәч төсенә, Очлары ярылганга.
Тырнагым да сынып төшми, Катырак кагылганга.

Юк күзләрне карайтасы,
Юк иренне буясы,
Кашны йолкып урынына,
Икенчене куясы.

Причёска ясыйсы юк - Лаклап, сыйпап, катырып.
Биек үкчә киясе юк, Аякларны авырттырып.

Эчем пошмый күлмәк юк дип,
Өр-яңасы булмаса,
"Кияргә юк" минем өчен – Искесе юылмаса!

Кунак килсә дә кайгырмыйм, Камырым уңмас диеп,
Холодисым катмас диеп,
Аш тәмле булмас диеп.

Алар белән мин дә бергә, Кунак булып утырам,
Тик бер эшем - рюмкага Сыекчалар тутырам.

Ярый, малай ир булганмын - Утырам ашап-эчеп:
Ике рюмка аракыдан
Исереп була ничек?

Кайгырмыйм симерәм диеп,
Фигур бозыла диеп,
Корсак зурайса, масаям: "Трудовой мозоль"-диеп.

Хатын эштән кайтуына Диванга барып авам,
Ярый хатын-кыз түгелмен,
Әл дә саклаган Аллам!

Гөлфия Низаметдинова.
_______
Шигырь ошаса,👍куегыз, дуслар!

Тагын бер ШИГЫРЬ
Икенче авторның ШИГЫРЕН укый аласыз.

3.6k 3 359
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat