👩👨Ир белән хатын турында мәкальләр
🔹Бил бәйләп кенә ир булмассың, чәч тарап кына хатын булмассың.
🔹Ир китерә белсен, хатын җиткерә белсен.
🔹Ир яхшы булса, ямьсез хатынга да төс керә, ди.
🔹Ир өйдән чыкса - бәрәкәт, хатын-кыз өйдә торса - бәрәкәт.
🔹Ирле хатынга бүре дә тими.
🔹Ирләр өйдә утырса да, күңеле тышта; хатын-кыз тышта йөрсә дә, күңеле өйдә.
🔹Ирнең уңмаганы икмәксез булыр, хатынның уңмаганы күлмәксез булыр.
🔹Оялчан хатын - шәһәр бәясе, оялчан ир - тәкә бәясе.
🔹Яман ирне яхшы хатын кеше итәр.
🔹Яман хатынның, пычагы үтмәсә дә, теле үтәр.
Ә сез нинди мәкальләр беләсез?
Дәвам итик...👇