MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
«Өмет» | «Омет»

27 Sep, 14:53

Открыть в Max Поделиться

Күңел сандыгы

Бу тормышта беркайчан да, беркемгә дә
Сөйләп булмый торган серләр була.
Беркайчан да, беркемгә дә бирми торган,
Үзең генә юа торган керләр була.

Әйтергә тиеш булып та, уйлый торгач,
Әйтелмичә калган сүзләр була.
Гомер буе онытырга тырышып та,
Онытылмый торган күзләр була.❤

Күзең ак-караны аера алмый торган,
Ялгыз җан асраган көннәр була
Үреп, сүтеп, чорнап, бәйләп, уйлап чыккан,
Таңы атмый торган төннәр була.

Аңлатырга сүзләр табып булмый торган,
Сине бәйләп алган сагыш була.
Күргәннәргә сабыр булып, күрмәгәнгә
Күрсәтмәсен, дигән, язмыш була.

Башына төшмәгән кеше белми торган,
Анлый алмый торган әрнү була.
Узең күптән гафу итеп, ә йөрәгең
Кабул итә алмаган рәнҗү була.💔

Һәм шуларның барысын түкми-чәчми,
Кеше күңеленә салып куя.
Яши-яши авыр бер йөк булып,
Күңелдәге сандык шыплап тула...
Гөлфия Шәрифуллина.
__________
Ошаса, ❤👍🔥куегыз, дуслар!
Ә монда икенче авторның шәп ШИГЫРЕ бар.

3.7k 14 313
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat