#безгәязалар✍
🎶Кичә мин дә, классик музыка сеансына бардым әле! Лерманга.
Кызым алып барды.
🤝Хис- тойгыларым белән уртаклашырга уйладым.
Зал тулы. Ләкин рәтләр тулы түгел. Бергә килгән кеше янәшә утыра, ә икенче пар, - буш урын аркылы.
Талгын гына музыка ага, тамаша залында ут сүнгән. Сәхнә читендә бихисап шәмнәр яна. Композиция беткәч, берәү дә кул чапмый. Мин, әсәрләнеп Лерманның кул хәрәкәтен эзлекләп күзәтәм.
Музыка өлкәсендә томана булуым сәбәпле, күренешне үзгәрәк кабул итәм ахрысы: бар оркестр Лерманның кулларын биетер өчен уйный сыман тоела.
👆Бер атаклы психолог аңлата бит: кешеләр, туганда ук билгеле бер вектор белән туалар: слухач, нюхач, зрительник, кожник... Ныклап торып анализлаганым юк, но, кичә уйлап куйдым: мин- больше зрительник чем слухач! Чөнки, " Дирежернын куллары шул кадәр төгәл бии бу музыкага дип сокланып, эстетик кәнәгатлек кичереп утырдым.
Бер композициядән соң тынлыкны ярып кул чабарга тотындым, мина башкалар да кушылып өлгерде. Ләкин, якын тирәдәге тамашачылардан шелтә алдым!
🤔Бактын исә, бу махсус, йокысызлыктан интеккән кешеләрне дәвалау концерты икән!!!
Як-ягыма карыйм, күбесе йоклый. Ә мин концерт буе йокы белән көрәштем. Чөнки проблемам бар- гырлыйм.
Концерт беткәч, Менеджерларынын тапкырлыгына гаҗәпләнеп, өемә юнәлдем. Ә бит, актуаль бу тема! Олы яшьтәгеләр өчен генә түгел. Яшьләр өчен дә хәүефле заман.
✍Энҗе Солтанова