Иреннәрем кипте, дигән чакта,
Су бирүчең булсын яныңда.
Юатучың булсын, күз яшьләрең
Битләреңне юган чагында.
Бергә искә алыр кешең булсын
Юләр яшьлегеңнең көннәрен.
Шуган юрганыңны өсләреңә
Ябучың да булсын төннәрен.
Авырап киткән чакта, маңгаеңа
Булсын учын куеп караучың;
Градусникны алып куеныңнан,
Күзлек киеп, градус санаучың...
Капка төпләрендә утырганда,
Калтыратса җилнең кичкесе,
Иңнәреңә, өсләреннән салып,
Булсын бишмәт каплар кешесе.
Юкә балы белән мәтрүшкәле
Чәйне булсын ясап бирүчең.
Хәлләреңнең ничек икәнлеген
Күзләреңнән булсын күрүчең.
Иреннәрең ябышып кипкән чакта,
Су бирүчең булсын яныңда...
Күп кирәкми, тик янәшә булсын -
Җылы биреп торсын җаныңа...
Ирина Хәмидуллина
Шәһри Казан макста
Су бирүчең булсын яныңда.
Юатучың булсын, күз яшьләрең
Битләреңне юган чагында.
Бергә искә алыр кешең булсын
Юләр яшьлегеңнең көннәрен.
Шуган юрганыңны өсләреңә
Ябучың да булсын төннәрен.
Авырап киткән чакта, маңгаеңа
Булсын учын куеп караучың;
Градусникны алып куеныңнан,
Күзлек киеп, градус санаучың...
Капка төпләрендә утырганда,
Калтыратса җилнең кичкесе,
Иңнәреңә, өсләреннән салып,
Булсын бишмәт каплар кешесе.
Юкә балы белән мәтрүшкәле
Чәйне булсын ясап бирүчең.
Хәлләреңнең ничек икәнлеген
Күзләреңнән булсын күрүчең.
Иреннәрең ябышып кипкән чакта,
Су бирүчең булсын яныңда...
Күп кирәкми, тик янәшә булсын -
Җылы биреп торсын җаныңа...
Ирина Хәмидуллина
Шәһри Казан макста
Шәһри Казан / Шахри Казань
Татарстан, Казань, татарлар!
Бөтен татар безне укый! "Шәһри Казан": кызыклы темалар, тормышчан язмалар, язмышлар, актуаль хәбәрләр, шоу-бизнес, файдалы киңәшләр.
"Шәһри Казан" онлайн!
Без ВКонтакте - https://vk.ru/shahrikazanda
Канал