Лаеш районында квадроцикл кюветка очып, ике яшүсмер зыян күргән
Татарстанның Лаеш районында квадроцикл катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике яшүсмер хастаханәгә озатылган.
Кичә көндез 17 яшьлек яшүсмер дусты белән Каипа–Егорьево автомобиль юлы буйлап квадроциклда барган. Алдан фаразлар буенча, зур тизлек аркасында яшүсмер транспорт чарасы белән идарә итүне югалткан. Квадроцикл юл читендәге кюветка төшеп киткән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның пассажиры Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.