MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Tatfolk - Татфолк

1 Oct, 10:50

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
Арчада Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара баянчылар, гармунчылар бәйгесе һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды

Зур колач белән Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы һәм композитор Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара баянчылар, гармунчылар бәйгесе һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. Чараларда төрле төбәкләрдән килгән кунаклар һәм катнашучылар, шулай ук милли музыкаль традицияләрне танытучы иҗат әһелләре катнашты.

Рамил Курамшин исемендәге бәйгенең Арча районында инде унынчы тапкыр узуы аның әһәмияте турында сөйли. Рамил Курамшин татар баян музыкасын үстерүгә зур өлеш кертте. Аның баян өчен язган күпсанлы әсәрләре бүген музыка мәктәпләрендә һәм мәдәният йортларында уйнала.

Фестиваль сәхнәсендә Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Әтнә районнарыннан, шулай ук Казан, Киров шәһәрләреннән, Йошкар-Оладан һәм Башкортстан Республикасыннан килгән катнашучылар чыгыш ясады.

Гран-при иясе Казан шәһәреннән Азат Фирдус улы Җәләлиев булды.

Татар музыкаль мәдәниятен, милли традицияләрне, туган телне һәм җыр мирасын саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез. Гармун һәм баян моңнары буыннарны һәм төбәкләрне берләштереп, алга таба да яңгырасын иде.

515 4
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat