MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ

5 Oct, 14:00

Открыть в Max Поделиться

«Туганайлар»ны укып, халкыма хөрмәтем тагын да арта»❤️

Чистай районының Чуаш Ялтаны урта мәктәбендә аш-су остасы булып эшләүче Наталья Колесникова – «Туганайлар» 🗞️ газетасының даими укучысы.

Ул газетаның һәр санын көтеп ала һәм андагы яңалыклар белән кызыксынып таныша.

✍«Туганайлар“ — безнең өчен керәшеннәрнең тормышын, бай мәдәниятен һәм элгәреге дини йолаларын саклап калучы һәм яктыртучы бердәнбер газета. Аның битләрендә төрле төбәкләрдә яшәүче карендәшләребезнең язмышы, уңышлары турында укыйбыз, бер-беребез белән танышабыз, аралашабыз. Бу газета мине үз тамырларыма тагын да якынайта, халкыма булган хөрмәтемне арттыра», — ди Наталья Николаевна.

Ул үзенең якташларын һәм барлык керәшеннәрне "Туганайлар"га язылырга чакыра. Чөнки үз тарихыңны, йола-гадәтләреңне белү һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру — һәрберебезнең изге бурычы.

372 1 13
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat