MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ

8 Oct, 11:01

Открыть в Max Поделиться

Алан-Полян авылында яшәүче яраткан мамабыз, әбиебез Филиппова Мария Семен кызының бүген 85 яшьлек юбилее!🎂💐

Кадерлебез, сине чын күңелдән шушы гомер бәйрәмең белән тәбрикләп, ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Мама!❤️ Тормыш сине төрле яклап сынады.Тик син нык булдың, сынмадың, сыгылмадың. Яшьли тол калып, сыңар канат белән гомер кичердең. Безне, биш балаңны, җил-яңгыр тидермичә кадерләп үстердең. Тормышыңнан зарланмыйча, булганына шөкер итеп, сабыр гына матур итеп яшисең, гомер буе барлык туганнарыңа, якыннарыңа киңәшче, сердәшче дэ син. Шуңа да сине барысы да якын итәләр, хөрмәтлиләр. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдең, гадел булырга өйрәттең. Сиңа ныклы саулык, без, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып озын-озак яшәвеңне телибез.

Җир йөзендә әниләрдән изге,
Әниләрдән якын, кадерле
Беркем дә юк. Шуңа безнең бурыч
Синең алда зур тау кадәрле.
Кайтарырга мөмкин булмас аны
Себерсәк тә җирне чәч белән.
Тик әниләр бурыч өмет итми,
Үзем әни булгач, мин беләм.
Җир йөзенә аваз салган көннән
Якын киңәшче ул, нык терәк.
Әниләрнең күңелен күрү өчен,
Бездән бары җылы сүз кирәк.
Биш балаңа бүлеп биргәнсең син
Йөрәгеңнең бөтен ялкынын
Бүгенгәчә тоеп яшибез без,
Синнән күчкән йөрәк җылысын.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың, туганнарың исеменнән кызың Анна❤️

419 4 16
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat