🎓 Бүген Туймазы медицина көллиятенең Октябрьский филиалына укырга кергән яшьләрне студентлар сафына тантаналы кабул иттеләр
🎤 Булачак медикларны якташыбыз, Русия Герое Степан Беловның әнисе Тамара Белова сәламләде. Бәйрәм җырлы-моңлы, гаять җылы мохиттә үтте. Сәхнәдә осталыкларын беренче курс студентларыннан тыш икенче һәм өченче курс егетләре-кызлары да күрсәтте. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды. Көллият укытучысы, алып баручы Римма Шакирова башкаруындагы җыр аеруча күңелләргә хуш килде.
💬 Быелгы уку елында көллияткә биш төркем студентлар кабул ителгән.
— Сезнең өчен бу чор — мавыктыргыч, әмма шул ук вакытта бик катлаулы да. Теорияне практика белән яраштыру, авыр фәннәрне үзләштерү җиңел булмас. Нәкъ менә шул вакытта сезнең янда педагогларыгыз булыр. Алар — сезнең беренче киңәшчеләрегез, ярдәмчегез һәм таянычыгыз, — диде алып баручы укытучылар белән таныштырып.
📘 Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле ахырда булды. Төркем старосталарына тантаналы рәвештә студент билетлары тапшырылды. Аннары беренче курслар бердәм булып медицина көллияте студенты антын кабул итте.
📸 Фото: Гүзәл Галимова
🎥Видео: Ангелина Голубь