Фильтр публикаций


Бавыр белән гөмбәдән запеканка

Кирәк була:
Бавыр - 600-700гр.
Шампиньон гөмбәсе - 500гр.
Суган - 2-3шт.
Каймак - 200-250гр.
Сыр - 200гр.
Тоз

Бавырны озынча кисәкләп турыйбыз һәм ярым әзер булганчы үсемлек маенда кыздырабыз, тоз сибәбез.
Гөмбәне телемләп, суганны вак итеп турыйбыз. Икесен бергә суы парга әйләнеп беткәнче үсемлек маенда кыздырабыз.
Сырны уабыз.
Табага бавыр, гөмбә белән суганны салабыз, өстенә каймак агызабыз һәм угычтан уган сыр сибәбез. Духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Тәмле булсын!


⚡ Дуслар! Татарстанда нәрсә булганын ишеттегезме? Барлык нечкәлекләрне монда бастырдылар 👉 max.ru/info_tatar

Мин үзем бу каналдан барлык яңалыкларны беләм һәм сезгә дә киңәш итәм! Язылырга онытмагыз 👇
max.ru/info_tatar
max.ru/info_tatar



⚡ Дуслар! Татарстанда нәрсә булганын ишеттегезме? Барлык нечкәлекләрне монда бастырдылар 👉 max.ru/info_tatar

Мин үзем бу каналдан барлык яңалыкларны беләм һәм сезгә дә киңәш итәм! Язылырга онытмагыз 👇
max.ru/info_tatar
max.ru/info_tatar
Инфо-Татар | Казань | Татарстан
Новости Казани и Татарстана Купить рекламу: telega.in/nm/info_tatar По всем вопросам: clck.ru/3SsHty
Канал


"Роза" печеньелары

Кирәк була:
Эремчек - 250гр.
Тоз чеметеп
Шикәр комы - 120гр.
Йомырка сарысы - 2шт.
Ак май - 100гр.
Он - 280гр.
Разрыхлитель - 1б.к.

Эремчеккә эретеп ак май, шикәр комы, тоз, йомырка сарысы кушып блендер ярдәмендә болгатабыз. Соңыннан разрыхлитель кушылган онны салабыз. Йомшак камыр басып аны ике өлешкә бүләбез. Ике өлешне дә җәеп 7 см лы форма ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез. Түгәрәк 4 камырны ярты ягын каплап өсте өстенә тезеп чыгабыз, аннары төрәбез һәм урталай бүләбез. Кискән ягы белән пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп чыгабыз. 180 градуска хәтле җылытылган духовкага 25 минутка тыгабыз. Суынгач өстенә шикәр оны сибәбез. Тәмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина


Лаваш белән кабымлык

Кирәк була:
Лаваш өчен:
Кефир - 100гр.
Үсемлек мае - 1а.к.
Тоз чеметеп
Сода - 0,5б.к.
Он - 200гр.

Эчлек өчен:
Колбаса - 100гр.
Помидор - 1шт.
Сыр - 50гр.
Майонез - 2а.к.

Йомырка - 2шт.

Бу кабымлык өчен кибеттән алынган түгәрәк лаваш та ярый. Үзең пешергәне тәмлерәк була шул.
Бүлмә температурасында торган кефирга үсемлек мае, тоз, сода кушып, он салып камыр басабыз. Кисәкләргә бүлеп, һәрберсен җәеп түгәрәкләп кисәбез. Табага май салмыйча гына ике яклап пешереп алабыз. Кабымлык өчен лавашлар әзер.
Эчлек өчен колбаса, помидорны шакмаклап турыйбыз, сырны уабыз. Барысын бергә кушып майонез салып болгатабыз. Тәмләткечләр өстәргә дә мөмкин.
Йомырканы сытабыз, бераз тоз өстәп яхшылап туглыйбыз.
Лавашның ярты ягына эчлек салабыз, икенче ягы белән каплыйбыз. Йомыркага ике ягын да яхшылап манабыз һәм кызган табага салабыз. Икешәр минут ике яклап кызгач алабыз. Табынга кайнар килеш бирәбез. Тәмле булсын!


Ханума

Кирәк була:
Камыр өчен:
Су - 0,5ст.
Йомырка - 2шт.
Үсемлек мае - 1а.к.
Тоз тәменчә
Он - 450-500гр.

Эчлек өчен:
Ике төрле фарш ите (тавык һәм үгез итеннән) - 600гр.
Суган - 1шт.
Тоз тәменчә
Борыч тәменчә
Тәмләткечләр

Подлива:
Суган - 2шт.
Кишер - 1шт.
Томат пастасы - 2а.к.
Кайнаган су яки шулпа - 1ст.

Җылымса суга йомырка сытабыз, үсемлек мае салабыз, тоз өстәп, он кушып камыр басабыз. Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез.
Эчлек өчен иттарткычтан чыгарылган ике төрле итне бергә кушып болгатабыз, кыздырып суган салабыз, тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез дә яхшылап бутыйбыз.
Камырны ике өлешкә бүләбез. Һәрберсен юка итеп җәеп эченә эчлекне шулай ук юка итеп җәеп чыгабыз. Бер башыннан рулет кебек төрәбез, икенче башын беркетеп чыгабыз. Табада суган белән кишерне кыздырып, томат пастасы өстибез. 5 минут сүрән утта тотабыз. Ахырдан төрелгән итле рулетларны табага куябыз. Кайнаган су яки шулпа өстәп сүрән утта 40 минут пешерәбез. Табынга кискәләп бирәбез. Тәмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина


Чикләвекле рогаликлар

Кирәк була:
Камыр өчен:
Шикәр комы - 50гр.
Ак май - 100гр.
Йомырка сарысы - 1шт.
Тоз - 1гр.
Ванилин - 1гр.
Кефир - 100гр.
Он - 250гр.
Сода - 5гр.

Эчлек өчен:
Әстерхан чикләвеге - 150гр.
Шикәр комы - 100гр.
Ак май - 25гр.
Йомырка агы - 1шт.

Камыр ясау өчен бер савытта эрегән ак май, кефир һәм йомырка сарысын кушып болгатабыз, икенче савытта он, шикәр комы, ванилин, сода һәм тозны. Ахырдан ике савытны берләштереп камыр басабыз. Камырны пакетка салып суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек әзерлибез.
Иң беренче эш итеп әстерхан чикләвеген духовкага тыгабыз, 15 минут кызарганчы тотабыз. Духовкадан алып бераз суытабыз, пычак белән ваклыйбыз. Эретеп ак май, йомырка агы өстәп барсын бергә болгатабыз.
Камырны суыткычтан алып җәябез, тигез булган өчпочмакларга кисеп чыгабыз. Киң өлешенә эчлек салабыз. Рулет кебек төрәбез. 200 градуска хәтле җылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Тәмле булсын!


Каклы кәнфитләр

Кирәк була:
Как - 1җәем
Кайнаган сгущёнка - 0,5 банка
Ак май - 30гр.
Әстерхан чикләвеге - 100гр.

Бу рецепт өчен без өйдә ясалган как кулландык. Какны берчама зурлыкта турап иттарткыч аша чыгарабыз. Кайнаган сгущёнка, эрегән ак май кушып барсын бергә яхшылап болгатабыз. Уртача зурлыкта шарчыклар ясыйбыз. Хәрбер шарчыкны, угычтан яки блендер белән вакланган әстерхан чикләвегендә әвәлибез. Савытка тезә барабыз, бераз суыткычка куеп торабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина


Яшелчәле коймаклар

Кирәк була:
Кәбестә - 350гр.
Суган - 1шт.
Үсемлек мае - 40мл.
Йомырка - 2шт.
Кефир - 350мл.
Сода - 1б.к.
Тоз - 1б.к.
Он - 400гр.

Кәбестәне вак итеп турыйбыз, суганны дүрткә бүлеп шулай ук озынча итеп.
Табага май салып кыздырабыз, шунда башта суган салабыз, аннары кәбестәне, тоз, борыч өстәп яхшылап болгатабыз. 10-15 минут капкач каплап, кәбестә пешкәнче тотабыз.
Кәбестә пешкән арада камыр ясыйбыз.
Бер савытта йомырка белән тозны ак булганчы болгатабыз, икенче савытта кефир белән соданы. Соңыннан икесен кушып болгатабыз. Онны иләп салабыз, астан өскә болгатабыз. Куерак камыр килеп чыга.
Ахырдан камырга суганлы кәбестәне салып бутыйбыз. Кызган майлы табага кечкенә коймаклар ясап салып ике яктан да 2-3 минут кыздырабыз. Табынга каймак яки башка төрле соус белән бирергә мөмкин. Тәмле булсын!


Хәерле көннәр❤️

Сезгә матур, качественный постельный комплектлар, мендәрләр, одеяллар, покрываллар тәкъдим итәм!

Бәяләре очсыз , ассортимент зур 😍

Узегез очен яки якыннарыгызга булэккэ сатып ала аласыз 👍

Заказлар Россия буенча кабул ителә, район-шәһәрләргә Озон, Вайлдбериз, Яндекс Маркет аша җибәрәбез!

Үзегезгә ошаган, үзегез теләгән постельный комплектларны менә шушы группага кереп, карап, заказ бирә аласыз:👇👇👇

Макс: https://max.ru/join/pql_7-FCUlbMx9J7040pPhuPhV1DWnNmz34-zq053GE


📌Для заказа напишите в личные сообщения MAX
Гузель 89047174647


Кайнаган сгущёнка белән пирог

Кирәк була:
Ак май - 200гр.
Он - 500гр.
Шикәр комы - 2а.к.
Тоз чеметеп
Йомырка - 1шт.
Разрыхлитель яки сода - 1б.к.

Эчлек:
Кайнаган сгущёнка - 1банка
Әстерхан чикләвеге - 50гр.

Өй шартларында эрегән ак майга йомырка, тоз салып болгатабыз һәм разрыхлитель кушылган онны иләп салабыз. Йомшак камыр барлыкка килә. Аны ике өлешкә бүләбез, кечкенәрәк өлешен морозильникка куеп торабыз. Зур өлешен майланган табага яхшылап, тигез итеп җәябез, кырыйларын бераз күтәртәбез. Кайнаган сгущёнканы салып тигез итеп җәябез. Өстенә вакланган әстерхан чикләвеген сибәбез. Морозильниктан икенче өлеш камырны алып таба өстенә уабыз. Кырыйларын бераз бөгеп чыгабыз. 200 градуска хәтле җылытылган духовкага 25 минутка тыгабыз. Табынга суынгач куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина


Кабачкидан рулет

Кирәк була:
Кабачок - 2шт.
Йомырка - 3шт.
Тоз, борыч тәменчә
Укроп
Эремчекле сыр

Кабачкиларны әрчеп угыч аша уабыз. Иләк аша яки кул белән артык суын агызабыз. Тоз, борыч, йомырка өстәп болгатабыз. Пергамент кәгазе җәелгән табага агызып тигезлибез һәм 200 градуска хәтле җылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Бераз суытабыз, эремчекле сыр ягабыз, укроп сибәбез дә рулет итеп төрәбез. Соңыннан кискәләп табынга куябыз. Тәмле булсын!


Алмалы "оливье" салаты

Кирәк була:
Бәрәңге - 5шт.
Тозлы кыяр - 4шт.
Кишер - 1шт.
Йомырка - 2шт.
Тавык ите - 300гр.
Алма - 2шт.
Яшел борчак - 1банка
Майонез, тоз тәменчә

Пешкән кишер, бәрәңге, йомырканы шакмаклап турыйбыз. Тавык итен суда пешерәбез. Соңыннан шулай ук шакмаклап турыйбыз. Тозлы кыяр белән алма да турап салына, яшел борчакның суын саркытып салабыз. Барысын бергә тоз белән майонез өстәп болгатабыз. Табынга бераз суыткычта торганнан соң бирәбез. Тәмле булсын!


Лавашка төрелгән тавык рулеты

Кирәк була:
Лаваш - 1шт.
Тавык ите - 300гр.
Суган - 1шт.
Сыр - 100гр эченә, 50гр өстенә сибәргә
Йомырка - 2шт.
Майонез - 3а.к.
Яшел тәмләткечләр

Бу рецепт өчен пешкән тавык ите дә ярый.
Тавык ите пешмәгән булса аны шакмаклап турап табада суган белән бераз кыздырып алабыз. Соңыннан бер савытта тавык итен, суганны һәм уылган сырны кушып, тәмләткечләр сибеп, майонез өстәп яхшылап болгатабыз.
Лавашны җәябез өстенә эчлекне сылыйбыз. Рулет итеп төрәбез һәм бик калын итмичә түгәрәкләр кисеп чыгабыз. Бер савытка йомырка сытабыз, рулетларны шунда манып пергамент кәгазе җәелгән табага тезә барабыз. 180 градуска хәтле җылытылган духовкага 25 минутка тыгабыз. Алырга 5 минут кала өстенә сыр сибеп җибәрәбез. Табынга яшел тәмләткечләр сибеп бирәбез. Тәмле булсын!



Дуслар, бу каналны сораучылар булды!
Кабаттан куеп узам, саклап калыгыз 🙏

Сезгә кирәк булмаган, ләкин ташларга әрәм дигән барлык әйберләрне монда урнаштыра аласыз! БУШКА!!!
Казан буенча !
(👇астагы язуга басыгыз һәм канал ачылачак👇)

👉🏻 ЯЗЫЛЫРГА 👈🏻


Шоколадлы алма пирогы

Кирәк була:
Ак май - 60гр.
Йомырка - 1шт.
Кефир - 125мл.
Шикәр комы - 150гр.
Он - 180гр.
Какао - 45гр.
Разрыхлитель - 1б.к.
Сода - 0,5б.к.
Тоз чеметеп
Алма - 2шт.

Ак майны эретәбез, шуңа йомырка, кефир, шикәр комын кушып яхшылап болгатабыз.
Аерым савытта он, какао, разрыхлитель, сода һәм тозны кушабыз.
Соңыннан ике савыттагы ингредиентларны бергә кушабыз.
Алмаларны әрчеп, шакмаклап турыйбыз. Шулай ук камырга кушабыз.
Форманы майлап сыек камырны агызабыз, тигезлибез. Һәм 180 градуска хәтле җылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Пешкәнлеген зубочистка белән тикшерәбез. Суынгач өстенә эретелгән шоколад агызырга мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын!

9k 1 41

Эремчекле "Наполеон" торты

Кирәк була:
Йомырка - 3шт.
Шикәр комы - 300гр.
Он - 450гр.
Сөт - 500мл.
Ванилин - 0,5б.к.
Эремчек - 300гр.
Уксуста сүндерелгән сода - 0,5б.к.
Ак май - 200гр.

Кәстрүлдә 1 йомырка, 150 гр. шикәр комы һәм 100 гр. онны кушабыз, әз-әзләп сөт салабыз. Сүрән утта болгатып торып кайнатабыз. Кайнап чыгуга 2 минут үткәч ванилин өстибез.
Сүндереп суынырга калдырабыз. Крем әзер.
Эремчекне иләк аша үткәрәбез, калган йомырка һәм шикәр комын салабыз, уксуслы соданы өстибез. Калган онны да кушып камыр басабыз, аны 8 кисәккә бүләбез. Һәрбер кисәкне җәябез, кырыйларын кисеп кызган табада пешерәбез. Пешкән коржларны суытабыз, бер яки икесен өстен бизәр өчен уабыз.
Йомшарган ак майны блендер белән күпертәбез әз-әзләп кремны өсти барабыз.
Коржларның һәрбер катына крем сылап чыгабыз, уылган камыр белән бизибез. Крем сеңәргә суыткычка куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!


Кабак, алма, әфлисуннан повидло

Кирәк була:
Кабак - 600гр.
Алма - 600гр.
Шикәр комы - 600гр.
Әфлисун кабыгы
Лимон кислотасы - 0,5б.к.
Су - 100-150мл.

Кабакны әрчеп, чистартып, шакмаклап турап кәстрүлгә салабыз.
Су өстәп утка куябыз, кайнап чыгуга сүрән утта 20 минут тирәсе кайнатабыз. Су күп калса бераз түгәбез, кабакны блендер ярдәмендә изәбез.
Алманы шулай ук әрчеп, төшләрен алгач шакмаклап турыйбыз, бераз су салып 20 минут сүрән утта пешерәбез. Блендер белән изгәч кабак янына салабыз. Алар янына 300 грамм шикәр комы өстәп сүрән утта 20 минут кайнатабыз. Калган шикәр комын салып, әфлисун кабыгын уып тагын 35-40 минут кайнатабыз. Кайнаган вакытта гел болгаткалап торабыз.
Ахырдан лимон кислотасы өстибез, 5-10 минут кайнатабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз. Тәмле булсын!


Жульен (табада)

Кирәк була:
Тавык ите - 400гр.
Шампиньон гөмбәсе - 300гр.
Суган - 100гр.
Куе сөт (сливки) - 200мл.
Сыр - 150гр.
Үсемлек мае - 2а.к.
Тоз, борыч тәменчә

Тавык итен шакмаклап турыйбыз, табага бераз үсемлек мае салып шунда кыздырырга салабыз. 15 минут тирәсе кызгач суганны турап салабыз. Шампиньон гөмбәсен уртача зурлыкта турыйбыз. Ярты сәгатьтән соң аны да тавык янына салабыз. Аның суы чыга, суы кимегәч тоз, борыч өстибез. 10 минутлап вакыт үткәч куе сөт салабыз, яхшылап болгатабыз, капкач белән каплап тагын 10 минут тотабыз. Бу арада сырны уабыз. Соңыннан табаның капкачын ачып сыр сибәбез, укроп өстәргэ мөмкин. Һәм 200 градуска хәтле җылытылган духовкага өсте кызарганчы тыгып алабыз. Табынга яшел тәмләткечләр белән бирергә мөмкин. Тәмле булсын!


Алмадан коймак

Кирәк була:
Алма - 1кг. (әрчеп, чистарткач)
Он - 300гр.
Шикәр комы - 4а.к.
Корица - 0,5б.к.
Манный ярмасы - 3а.к.
Йомырка - 2шт.
Ванилин тәменчә

Алмаларны чистартып угычтан уабыз. Аның янына шикәр комы, корица, манный ярмасы, йомырка кушабыз, болгатабыз. Соңыннан он, ванилин кушып яхшылап болгатабыз. Табага бераз үсемлек мае салып кыздырабыз, шунда алма массасын кашык белән салып, тигезләп ике ягын да кыздырабыз. Табынга куертылган сөт белән яки болай гына бирергә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын!

©Алинә Мәҗидуллина

Показано 20 последних публикаций.