ИДЕЛ - яшьләр журналы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


https://idel.top/

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Музейларга сәяхәтебезне дәвам итәбез ▶️

Бу юлы — Кече Кызыл урамындагы Нәҗип Җиһановның мемориаль фатир-музеена юл тотабыз 🎼

Карточкаларда барысын да сөйләдек. Тулырак – сентябрь санында!

#карточкалар


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🖥 «Офиста» — 4 серия!

Егетләргә кушсаң, шул инде ул!.. Нәрсә ясадылар икән?

Яңа серияләр — һәр пәнҗешәмбе! «Офиста» күрешкәнче!


📚 Университетка нәрсә кияргә?

Сентябрь санында стилист Кейтвелл белән «Зәвык» сәхифәсендә — студентлар өчен көндәлек, уңайлы һәм стильле образлар җыйдык ✨


🎶 «Ак каен» җырына аккордлар

Күпләр бу җырны халык җыры дип уйлый. Ә чынлыкта Мәсәлим Вәлиев аны халык көенә нигезләнеп язган, ә сүзләрен Зыя Ярмәки иҗат иткән.

Җырның иң популяр вариантларының берсе — Илһам Шакиров башкаруында 🤍

Кечкенәдән күңелгә кереп калган бу җырны син дә гитарада уйнап, җырлап кара! 🎸

Аккордлар сайтта —
idel.top


Сериалдагы иң кызык кадрларны җыйдык 👀

Тормышчанмы?

#карточкалар


🗯️ Яшьләр Булат Ибраһимга сораулар бирә

Татар әдипләре белән яшьләр арасындагы күперне ныгытуны дәвам итәбез. Бу юлы сорауларыбызны шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Ибраһимга юлладык.

🔗 Яшьләрне кызыксындырган сораулар, әдипнең фикерләре һәм иҗат турында ихлас әңгәмә — сайтта


***
Эпиүзәк – мин һәм минем йөрәк.
Язгы ташкыннардай болгана хисләрем.
Ярларыннан ташый, гөрли, кайный, атыла, өр-яңадан туа, чикләреннән чыга
ирешәсе сиңа сүзләрем.
Тик
Еракта шул син,
Минем янда түгел.
Әмма үзәгемдә инде
күптәннән.
Һәр төн йокымсырап торган башлар сине уйлый, уйлап интегә, йоклый алмый, уч төпләре тирли, мең бер сорау туа, теләк туа сине күрергә.
Тик
Еракта шул син,
Минем янда түгел.
Тетри инде үзәк
күптәннән.

Таңсылу Кашапова шигыр
е 🤍


❤️ Психологта кунакта — Кадим

Ул төрле проектларда катнашып, үз юнәлешеннән тыш бурычларны да үзенә алырга күнеккән студент егет. Күптән түгел эшкә урнашкан һәм анда үзенең «юк» дип әйтә алмавына игътибар иткән. Эш кушылгач, каршы килү авыр бирелә аңа. Теләге булмаган эшкә вакытын, энергиясен биреп, үзенә авырлык китерә.

Бу халәт танышмы сиңа? Сеанс — сайтта


Нишләтәсең инде… димәк, шулай язган 🥲

#карточкалар


Иртәгә Татар китабы йортында «Беренче чәршәмбе» чарасы — «Киртәләрне кичеп» мини-фестивале узачак ⭐️

Чара тәрҗемәдә яңгырый торган татар әдәбиятының үзенчәлекләренә, аның башка телләр, әдәбиятлар һәм мәдәниятләр белән очрашу нокталарына багышланачак.

Таныш шигырьләрне башка телләрдә тыңлап карарга, тәрҗемәнең әдәбиятка яңа сулыш бирүен ачарга һәм Татар китабы йортының тарихы белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак.

Кичке программага керү — бушлай 🗒

📍Татар китабы йорты
📢 7 октябрь

Программа — сайтта


slm29k’ның яңа альбомы — World Wide Tatarstan 🎧 🌍

Әтнәдән чыккан яңа буын рэперы татарча хип-хопны яңача тәкъдим итә. Альбомда кызыклы сэмпллар, көтелмәгән комбинацияләр һәм хәтта чит ил рэперы белән фит та бар 🎶

Тыңларга


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Вертикаль интервьюларны дәвам итәбез! 📷

Бу юлы кунагыбыз — Кариев театры актрисасы Альбина Ногманова 🩰

Альбина белән театр, «Хәят» моноспектакле, сәхнә һәм бию турында сөйләштек.

Видео — Әдилә Иванова, Дилә Фәрхуллина


Укытучыңны котладыңмы? 🥰

Без сиңа эшне җиңеләйттек! Сайтта укытучыларга җылы котлаулар җыйдык 📚


Ә сезне тормыш нәрсәгә өйрәтте? 🤓

#карточкалар


Узган атнада безнең контент-планны «ОФИСТА!» басып алды 😁

Сериал төшерү белән шулкадәр мәшгульбез, хәтта #карточкалар — төшерүләрдән бэкстейджлар 📸

Ахырда спойлер 🤭


Йорт хайваннары яратучылар, сезгә яңалык! 🐾

10 октябрьдә «Казан Экспо»да беренче тапкыр «ЗООФЕСТ ЭКО» гаилә фестивале узачак. Биредә күргәзмәләр, токымнар аллеясы, кинологик ярышлар, лекцияләр, консультацияләр һәм башка күп кенә активлыклар булачак.

Дүрт аяклы дуслар белән вакытны күңелле уздыру өчен программа әзерләнгән 🙏

Керү бушлай, тик алдан теркәлергә кирәк.

Тулы программа — фестиваль сайтында


6 октябрьдә «Чулпан» мәдәният йортында «Чаллы Сириннәре» юмористик шоуы узачак 🎤

Скетчлар, музыкаль пародияләр, татарча стендап һәм көндәлек тормыш турында шаяртулар — барысы да бер сәхнәдә.

Сирень Бәйрәмов, Руслан Харисов, Айназ Габдуллин, Фаил Баязитов, Гафур Ибраһимов, Фикрәт Сибгатуллин, Рамил Закиров һәм Марат Сәләхов чыгыш ясаячак.

• 6 октябрь
• «Чулпан» мәдәният йорты


Татарстанда яшүсмерләр өчен «Китап җаны» яңа әдәби-медиа проекты старт алды! 📚

12–18 яшьлек укучылар һәм китап блогерлары командаларга берләшеп, квизларда катнашачак, китап клублары булдырачак һәм татарча әдәби газеталар чыгарачак.

Ә иң яхшы редакцияләр декабрьдә Казанда узачак республика финалында очрашачак 🔥

❤️ — китап укырга яратсаң


Иң иҗади фестиваль янәдән сәләтле яшьләрне туплый! 🖋️

🌿Бүген Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә гаризалар кабул итүгә старт бирелде.

«БикаФест» фестивалендә иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнаша ала:
Музыкаль юнәлеш катнашучылар — 12-25 яшь
Әдәби юнәлеш катнашучылары — 8-25 яшь

Бәйгенең этаплары һәм шартлары турында тулырак —
сайтта 🔗


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Менделеевскида «Татмедиа»дан медиамәктәп эшли башлады! 📲

Аны ачу чарасында безнең баш мөхәррир Рәмзия Галимова да катнашты 🪻

❤️«ПРО кешеләр» шәһәр коммуникацияләре үзәге базасында катнашучылар өч ай дәвамында дизайн, монтаж, текст һәм социаль челтәрләр белән эшләүне өйрәнәчәк.

Ә медиамәктәп нәтиҗәсе буларак Менделеевскины танытуга юнәлдерелгән иң яхшы 5 проект сайлап алыначак. Аларның авторларын акчалата сертификатлар көтә! 🚀

Показано 20 последних публикаций.